<- назад в новости

Милләтне саклау-эшмәкәрләр кулында

Гыйнвар аеның соңгы көннәрендә “Яңарыш” газетасы редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге Ижау шәһәре татар эшмәкәрләре белән очрашу уздырды. Очрашуда эшкуарлар: Фәрид Вәлитов, Равил Саттаров, Равил Шәрифуллин, Дамир Гобәйдуллин, Рөстәм Усманов, Илсөя Мөхәммәтшина, Динар Миннәхмәтов, депутатлар Альфред Зиннәтуллин, Фәрит Юнысов катнаштылар. Фикер алышуда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасова Удмуртия татарлары өчен үткәрелә торган милли чаралар, чишеләсе мәсьәләләр, алга таба эшлисе эшләр турында сөйләде. Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин узган ел башкарган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды.

Бүгенге көндә тормышны эшмәкәрләрдән башка күз алдына китереп булмый. Чөнки базар мөнәсәбәтләре тамыр җәйгән чорда яшибез һәм бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Акчаңны түләсәң, чүл үзәгенә бер стакан салкын әфлисун суы да китерәчәкләр. Элек авыл халкы алма, шәфталу, кыяр һәм башка яшелчә-җимешләрне алырга район үзәгенә йөри иде. Хәзер авыл саен җаның теләгән җимешләр, көндәлек товарлар сатылучы кибетләр эшли. Кием-салымга кытлык, Сабан туенда лимонадка, туңдырмага чират торган вакытлар тарихта калды. Тормышыбызның мондый уңай үзгәрешләре өчен дә эшмәкәрләргә рәхмәтле булырга тиешбез. Эшмәкәрләр күпләрне эшле-ашлы итеп кенә калмыйча, милли хәрәкәтне яшәтүче төп чыганакларның берсе булуын да онытмаска кирәк.
Шуңа күрә әлеге очрашуның төп максаты да — Сабантуй бәйрәме уздырганда яки башка вакытта акча сорап мөрәҗәгать иткәндә генә күргән эшмәкәрләрне бергә җыю, аларны Удмуртия татарларының милли тормышы белән таныштыру иде. Фикер алышканда иң зур басым — балаларны укыту-тәрбияләү эшләренә, мәктәпләргә материаль яктан булышуга ясалды. Габдулла Тукай исемендәге 6нчы санлы гимназиягә капиталь төзекләнләндерү кирәклеге, татарча көрәш белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру турында фикер алышынды. Альфред Зиннәтуллинның һәр мәсьәләне күтәреп алып, чишү юлларын күрсәтүе, ярдәм итәргә әзер торуы сөендерде. Фикер алышуда Рөстәм Усманов “Яңарыш” газетасында “Эшмәкәр белән әңгәмә” рубрикасын кертергә тәкъдим ясады. Динар Миннәхмәтов исә эшмәкәрләр турында мәгълүмат алу өчен сайт булдырырга киңәш итте. “Бүгенге көндә яшьләр китап, газета-журнал укымый, алар яңалыклар белән социаль челтәрләрдә танышалар. Шуңа күрә эшмәкәрләр эшчәнлеге турында мәкаләләр интернетта булырга тиеш. Ә яшьләргә бу бик кызыклы”, — диде ул. Табиб, медицина фәннәре докторы, Удмуртия Республикасы Дәү­ләт Советы депутаты Фәрит Юнысов бик күп еллар Мәскәү шәһәрендә яшәп, андагы милли тормышта кайнаган. Ул Мәскәү шәһәрендә яшәүче татарларның эш тәҗрибәсе белән таныштырды, тәкъдимнәрен кертте, үзенең дә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Фәрит Вәлитов Казанда узган эшмәкәрләр җыенының үзе өчен бик әһәмиятле булуын, анда катнашканнан соң, эшенең җайга салынуын әйтеп узды.
Удмуртия татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе җи­тәкчесе Рәмзия Габбасова һәм Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин: “Татарстанда ел саен “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уза. Без дә Удмуртиядә яшәп, хезмәт куючы эшмәкәрләрнең форумын уздырырга дип уйлыйбыз”, — дигән фикер әйттеләр. Әлеге тәкъдимне эшмәкәрләр бертавыштан күтәреп алдылар һәм әлеге җыенны оештыру эшендә үзләре дә катнашырга теләк белдерделәр. Форум апрель аена билгеләнде. Аның эшмәкәрләргә дуслашу, танышу, милли эшебезне тагы да җанландыру өчен мөһим чара булачагына шик юк.

Рәфилә Рәсүлева.