<- назад в новости

Милләтне авыл саклар

Авыллар… Татар авыллары… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар…
Кияс районында 10 меңгә якын кеше яши. Шуларның 4,8% ы татарлар. Районда татарлар күпләп яшәгән ике татар авылы бар — Тауҗамал һәм Байсар. Тауҗамал авылы белән минем туган авылым Наратны куе урман һәм Көтмәс елгасы гына аерып тора. Юллар төзелгәнче без, Әгерҗе шәһәренә Кияс районы аша йөрдек. Никтер ул елларда Удмуртия авылларындагы кибетләрнең бай булуы истә калган. Атна саен сыер савучылар тракторга (сөт тракторы) төялешеп, Илдебай, Карамас-Пельга авыллары кибетләренә ашау-эчүгә баралар иде. Бавы-бавы белән келиндер, тозлы кәбестә, кыяр, помидор төяп кайтканнары истә (ул чакларда татарлар ник­тер яшелчә тозламый иде). Кияс районына юл тотканда, әнә шул хатирәләрне искә төшереп бардым. Сәяхәтебезнең максаты – газетаның укучыларын барлау, биредә яшәүче милләттәшләребезнең хәлен бе­лү, авылның тарихы белән танышу, кешеләре белән очрашу. Ә Тауҗамал, Байсар авылларында милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүчеләр шактый.

Аяклы тарих

Татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова: “Педагогика көллиятенең дүртенче курс студентлары, Удмуртиядәге татар авыллары тарихы буенча эзләнү эше алып баралар. Кияс районындагы татар авылларына барырга кирәк иде”, — дигән гозерен җиткергәч, без бу тәкъдимгә шатланып риза булдык. Авыл тарихы белән кызыксынгач, биредә яшәүчеләр безне өч айдан туксан яшен тутыручы Вәсимә апа янына җибәрделәр. Сугыш чорында тылдагы тормыш, ул елларда икмәк ашау түгел, исен дә исни алмауларын сөйләде Вәсимә апа. Зур югалтулардан соң илнең аякка басуын, коммунизм төзегән, динне дошман күргән заманнарны ишетеп түгел, эчендә үзе кайнап үткәргән олы зат ул. Туксан елга якын гомерендә күргәннәрен бүген дә төгәл хәтерли, елларны, көннәрне, исемнәрне ялгышмый атап, күңелендә калганнарны тәфсилләп безгә гыйбрәт һәм сабак өчен сөйләде Вәсимә апа. “Тауҗамал авылына моннан 184 ел элек Җамал исемле кеше нигез салган, тау башында булгач, Тауҗамал атамасы белән атала башлаган дигән риваять бар. Узган гасырның илленче елларына кадәр ул Татарстан карамагында булса, соңрак Удмуртия республикасына керде. Бүген авылда кырык­лап хуҗалык, анда 191 кеше гомер кичерә. Кибет, мәчет эшли. Мәктәп һәм бакча яшендә 16 бала бар. Укучылар күрше Мүшәк авылында белем ала. Ләкин менә ике ел элек анда татар теле укыту туктатылды. Мәчет янында үсеп утыручы нарат агачына йөз генә яшь бар, чөнки ул элекке мәчет булганда утыртылган агач. Ә Байсар авылында нигездә Актаныш районыннан күчеп килгән кешеләр яши”, — диде.

Милләт сагында торучылар

1991 елның көзендә Фәтхия Гатауллина Кияс районында яшәүче милләттәшләребезне район ки­тап­ханәсенә җыя. Очрашу эзсез югалмый. “Халык бик теләп җые­ла башлады. Әкренләп кемдер үзенең җырларга, кемдер биер­гә оста икәнлеген күрсәтте. Ринат Сибгатуллин исемле гармунчы барлыгын да белеп алдык. Талант­лы милләттәшләребез бергә туплангач, татар клубы оештырып җибәрдек. Килешенгән бер көн­не киләбез дә, аралашабыз, киңәшләшәбез, җырлыйбыз, биибез. Мин җыелган саен татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында сөйлим. Әкренләп “Чулпан” татар ансамблен дә оештырдык”, — дигән истәлекләре бар Фәтхия апаның. Ансамбль белән алар Байсар, Тауҗамал авылында гына түгел, ә Киясның үзендә дә, респуб­ликада татарлар яшәгән башка авылларда да чыгышлар ясыйлар. Фәтхия апа Кияста Татар иҗтимагый үзәген 19 ел җитәкләде. 2006 елдан аның эшен Байсар авылында гомер итүче Мәсгудә Бәхтиева дәвам итә.
21 яшеннән тормышын сәхнә белән бәйләгән Мәсгудә апа район­да милли рухны сүндерми. Аның җитәкчелегендә 11 ел “Каз канаты” фольклор коллективы эшли. Та­тар телендә 3 спектакль куела. “Мин бит үзем генә түгел. Авылдашлар, Тауҗамал авылында яшәүче милләттәшләребез ярдәм итә.
Бигрәк тә Тәнзилә Илалетдинова, Әлфия Санникова, Ринат абый Сибгатуллин, Ниязи Юнысов, Мәйсәрә апа Шакирова, Әнисә, Илгизә, Вәсилә, Әлфинә Венера апаларны мактап, аларга рәхмәт әйтер идем. Гомумән, ике авыл берләшеп, барлык милли чараларны да бергәләп оештырабыз. “Чулпан” ансамбленең составы да яңарып тора. Авылларда, республика күләмендә чыгышлар ясыйбыз. 2009 елда Байсарда халкыбызның мирасын, көнкүрешен тасвирлаган музей бүлмәсе ачтык”, — дип, үз эшләре белән таныштырды Мәсгудә ханым. Ел саен Тауҗамал һәм Байсар авылы халкы Карга боткасы, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәрен уздыралар. Әнә шул эшләрне клуб мөдирләре Тәнзилә Илалетдинова, Мәсгүдә Бәхтиева әйдәкләп бара. “Чулпан” ансамбле ике ел рәттән “Лудорвай” этнографик-архитектура музей-тыюлыгында үткәрелгән фестивальдә катнашып, халкыбызның йолалары белән башка милләтләрне таныштырдылар.

“Галиянекеләр”

Тауҗамал авылына барып, Галия апа Мәҗитованың хәлен белми ничек китәсең инде! Ике ел буена үзенең көчле тавышы, зирәк хәтере белән мөнәҗәт әйтү бәйрәмендә барыбызны да таң калдырган шәхес бит ул! Быел бәйрәмгә чакырып шалтыраткач: “Килә алмам инде, балалар, ачуланмагыз”, — дип әйткәч, күңел төшкән иде. Өлкәннәр көне уңаеннан, үзебез барып котлау, нур чәчеп торучы йортына атлап, хәл-әхвәл сорашу, аның тормышындагы кайбер мизгелләр белән танышу, күңелгә сары май булып ятты. “Әтием хәрби кеше булган. Сугыш җирендә туган бала мин. Әти алты айдан мине шушы авылда әби белән бабай гаиләсендә калдырып, кабат сугышка киткән. Шул вакыттан бирле Тауҗамалда яшим. Ул сугыш җирендә ятып калды. Хәрбиләргә пенсия әйбәт түлиләр иде. Әнә шул өч йөз сум акча аркасында әйбәт яшәдек дип әйтә алам. Көн-төн хезмәт куйдык. Яшьлек белән дә, гәүдәм дә зур булгач, авырлыкларны, эшне сизмәдем дә кебек. Нәселебез мәһабәт гәүдәле, шуңа күрә “Галиянекеләр” дип ерактан таныйлар. Мин кечкенәдән үк дин юлында. Әби дин дәресләрен чыбык тотып өйрәтте. Безнең йортка җыелып, әбиләр мөнәҗәт әйтәләр иде. Әнә шул мөнәҗәтләр әле дә исемдә. Урманга балан җыярга барсам да, бакчага чүп утарга чыксам да мөнәҗәт әйтәм. Ничектер күңелгә тынычлык бирә ул минем. Мәчетне улым, киявем, авылдашлар белән бергәләп салдык. Бүгенге көндә мәчетне тышлыйсы бар. 1982нче елдан бирле мәетләрне соңгы юлга озатам. Дин дәресләре бирдем. Инде өлкәнәйсәм дә, чакырган кешегә яхшы сүз укырга барырга тырышам. Авыру барыбызда да бар, ләкин кеше бит сиңа өмет итеп килә, аның соравын үтәү — изге эш. Гомерем буе дин кануннары буенча яшәргә һәм башкаларга да шуны иңдерергә тырыштым”, — диде ул.
Берничә ел элек үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган Галия апаның улы, “Яңарыш” газетасын яздырып авылдашларына бушлай өләшүче, Ижауда үткәрелә торган Сабантуй бәйрәменең абсолют батырына дигән тәкәне биш ел рәттән бүләк итүче Фирдинат Мәҗитов белән очраша алмасак та, без аның биләмәләре белән таныштык. Студентлар: “Карагыз әле, нинди матур, зур йорт, әйдәгез керик әле (шәһәр балалары) ”, — дигәч, фермага атладык. Бүгенге көндә 14 кешегә эш урыны биргән ферманың бар җирендә чисталык-пөхтәлек, заманча эшләнгән, хәтта тәрәзә йөзлекләре бизәкләп эшләнгән, чын­нан да, ферма димәссең!
Фердинат Мәҗитов Сарапул совхоз техникумында агроном һөнәрен үзләштереп, 1991 елда кире үз туган якларына әйләнеп кайтып, баш агроном булып хезмәт куя. Армия хезмәтеннән кайтып, үз һөнәре буенча эшләвен дәвам итә. Агроном булып эшләп, «Мүшәк» авыл хуҗалыгын җитәкләгәннән соң, 2003 елда ул үз эшен ачып җибәрә. Хуҗалыкны күтәрү өчен шактый вакыт уза. Бүген инде аягында нык басып торучы, халыкны хезмәт белән тәэмин итүче шәхси хуҗалык ул. Хәләл җефете Эльза фельдшер булып эшли. Укытучы Вәсилә Хәкимова күп еллар Әгерҗе шәһәрендә укытучы булып хезмәт куйган булгач, Эльзаның (ул Әгерҗе кызы) апасы Эльмирага белем биргәнен әйтеп үтте. Авылда Таулар буе урамындагы чишмәне төзекләндерә башлаган авыл яшьләре. Әлеге изге эштә дә Галия апаның оныгы Булат башлап йөрүчеләрдән икән. Әнә шулай, гаилә бизнесын гына түгел, Кияс районындагы милли тормышны җигелеп тарта Мәҗитовлар. Сокланырлык нәсел!

Очрашулар сирәк, күрешергә кирәк

Әңгәмә барышында “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова Удмуртия татарлары, редакция тормышы, яңа проеклар турында сөйләде. Бу якларда телебезне, традицияләребезне саклаучы милләтпәрвәр шәхесләргә зур рәхмәт белдерде. Газетага язылырга өндәде. Милләттәшләребез дә газетабыз турында үзләренең фикерләрен әйттеләр, киңәшләрен бирделәр. Ниязи абый Юнысов: “Газета төрле темаларны яктырта, бик ошый. Тик менә дини сүзләрнең күбесен аңламыйбыз, үзебезнең татар исемнәренең мәгънәсең аңлаткан сүзлекләр бирсәгез иде”, — диде. Байсар авылында яшәүче Әнисә апа Хәйбуллина тумышы белән Башкортстаннан икән. Ул: “Башкортстан яңалыклары, авторларының шигырь-хикәяләрен дә газета да бастырсагыз иде, үз туган ягымның хәлен белеп торасы килә”, — диде. “Мәйдан”, “Туган тел” каналлары программаларын бирүне дә сорадылар милләттәшләребез.
Зарланырга яратмый биредәге халык. Ләкин туган телебезнең бетеп баруына, авылларда балаларның рус телендә аралашуларына борчылалар. “Мондый очрашулар ешрак булсын иде, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре килү — безгә олы татар дөньясына күз салу кебек”, — диләр. Очрашу Ижау артистлары, “Чулпан” ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Вәсилә Хәкимова: “Телебезне саклагыз, безнең төп бурыч аны киләчәк буынга калдыру”, — диде. (Ул биредә Байсарда гомер итүче, кырык елга якын күрешмәгән авылдашын очратты). Безнең белән барган студентларның икесе генә татар иде. Рус милләтеннән булганнары һәр адымны, һәр чыгышны телефонга төшереп бардылар. “Сезгә телне аңламагач, кызыклы булмагандыр? — дигән сорауга алар: “Телне аңламасак та, безгә әлеге татар авыллары белән танышу бик ошады. Сезнең җырларга гашыйк булдык, Вәсимә әбигә исебез китте”, — диделәр.

Кияс районында милли хәрәкәт күтәрелгән еллардан бирле эшләп килгән татар оешмасы, Тауҗамал, Байсар авылларында милли рухны саклаучы шәхесләр белән очрашудан күңел булып, милләт өчен хезмәт куярга ашкынып кайттык. Көн саен Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез янына чыгып китеп булмый, ләкин алардан алып кайткан җылылык бик озакка җитә… Рәхмәт сезгә, кияслылар!

Рәфилә Рәсүлева.