<- назад в новости

Матур мизгелләр артта калды

Агымдагы елда милли җанлы яшьләрне берләштерүче XVI Татар яшьләре көннәре 11-16 июль көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында узды.
Җыенда Татарстаннан тыш, илнең 22 төбәгеннән һәм Төр­киядән барлыгы 150 кеше катнаш­ты. Татар яшьләре көн­нәренең программасында татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, гарәп каллиграфиясе буенча дәресләр узды. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, «түгәрәк өстәл», диспутларда фикер алыштылар, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнаштылар. Форум программасын Казан шәһәренә, борынгы Болгар шәһәренә экскурсияләр бизәде. Татар яшьләре өчен «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек иҗади бәйгеләрдә үз сәләтләрен сынау мөмкинлеге дә бирелде. Читтән килгән егет-кызлар үз проектларын: Новосибирск вәкилләре “Йөзгә — бер” уенын, Санкт-Петербург кунаклары “Сабантуй ШОУ” программасын, Свердловск яшь­ләре исә “Гүзәл килен” тамашасын тәкъдим ит­теләр.
Татар федераль мил­ли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасы депута­ты — Татар яшьләре көннәрен оештыручыларның берсе Ил­­дар Гыйльметдинов: “Җыенның беренче елларында эшне милли җанлы яшьләр тәкъдиме белән башладык. Аның тамырлары узган гасырга, Советлар Союзына ук барып тоташа. Ул вакытта егет-кызларга урын да җитми иде хәтта: ун кеше урынына 30 кеше килде. Бернигә дә карамас­тан, без бу чараны саклап кала алдык. Күреп торасыз, хәзер ул даими очрашу урынына әйләнде. Нинди генә авыр вакытлар булса да, җыенны барыбер үткәрдек һәм алга таба да әлеге эштән баш тартмаячакбыз. Бу — гади генә очрашу, аралашу урыны түгел, ә яшьләрнең милли аңын үстерергә ярдәм итүче мөһим мәйдан да әле».
Әлеге чарага Удмуртиядән дә “Иман” яшьләре берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова җитәкчелегендә 11 кеше составында делегация барды. Аларның уй-кичерешләре, фикерләре белән сезне дә таныштырабыз.
“Иман” яшьләр берлеге рәи­се Гөлфия Әхтәмова:
“Татар яшьләре көне — ул үз командаңда гына эшләү түгел, ә башка төбәкләрдә яши торган яшьләр белән танышу бит әле. Мәсәлән, быел татар туйлары, аны оештыру үзенчәлекләре, милли туйлар әзерләү белән шөгыльләнүче белгечләр белән аралаштык. Татар костюмнары турында фикер алыштык. Без ел буена эшләгән эшләребез белән таныштырабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, фикер алышабыз. Һәрберебез үзебезгә ниндидер яңалык алып, җиң сызганып эшләргә, дип кайтып китәбез”.
Камилә Галиева, Можга шәһә­ре:
“Әлеге чарада мин инде икенче ел катнашам. Ел саен яңа кешеләр, яңалыклар белән танышам. Һәрвакыттагыча Удмуртиядән килгән делегация үзен югарылыкта тотты. Бергәләп без тренингларда, презентацияләрдә, конкурсларда, лекцияләрдә, оештырылган чараларда катнаштык. Әлбәттә, иң ошаганы экскурсияләр булды. Драматург Мансур Гыйләҗев, режиссер Илдар Ягъфәров, Татарстанның фәннәр академиясе вице-президенты, галим Рафаил Хәкимов, язучы Рабит Батулла, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов кебек танылган шәхесләр белән очрашу — үзе бер шатлык иде безгә ул көннәрдә. Үзем Казанда укыгач, мин әлеге шәһәрне, кешеләрен тулысынча беләм дип саный идем. Ләкин ел саен мин Казанны, кешеләрне яңа яктан ачам. Димәк, урын бизәми кешене, ә кеше бизи урынны! Әлеге шатлыклы, матур, көннәрне оештырган өчен “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафинага, үзебезнең Удмур­тия делегациясенә зур рәхмәтләремне җиткерәм!”
Гөлия Хәмидуллина, Ижау медицина академиясе студенты:
“Менә “Татар яшьләре көн­нәре” — тормышымның иң матур мизгелләре артта калды. Җиде көн бик тиз узып китте… Монда гына иң шәп, иң текә, иң ягымлы, иң акыллы, иң чибәр, иң яраткан кешеләр, яңа дуслар. Бу җиде көн эчендә барсы да минем өчен иң якын һәм кадерле кешеләр булып өлгерделәр. Шушы көннәр эчендә нинди генә вакыйгалар булмады, алар барысы да минем күңелемдә тирән эз калдырды. Искә алып, сагынып сөйләрлек. Гадәти булмаган формада оештыру, кызык һәм кирәкле лекцияләр, дәресләр өчен, безнең ялны файдалы һәм күңелле итеп оештырганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт!

Рәфилә Рәсүлева.