<- назад в новости

Лариса Гайнетдинова: “Сәләтле булуыбызны тагын бер кат дәлилләдек!”

21-24 сентябрь көннәрендә Кырымның Бахчасарай районында IX Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале узды. Кара диңгез буендагы “Бригантина” балалар лагере Россиянең егермегә якын төбәгеннән килгән фольклор төркемнәрен — 500 гә якын кешене үзенә сыендырды. Удмуртиядән әлеге фестивальдә «Асылъяр» җыр һәм бию төркеме катнашты.
Быелгы программа конкурс рәвешендә оештырылмаган. Моңа кадәр узган конкурсларда иң яхшы дип табылган коллективларны җыйганнар. Фестивальне оештыруда Татарстан Мәдәният министрлыгы белән беррәттән Бахчасарай муниципаль районы да актив катнашкан. Районның алты авылында концертлар оештырылган. Фестивальдә Татарстан Республикасы, Әстерхан, Самара, Свердловск, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Волгоград, Пенза өлкәләре, Пермь ягыннан килгән милләттәшләребез үз төбәкләренең күркәм гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен тәкъдим иткәннәр. Шулай ук Башкортстан, Мордовия, Мари Иле, Удмуртия, Чуашстанда гомер итүче татарлар да Кырымдагы кан кардәшләребез белән тәҗрибә уртаклашкан, дуслык күперләрен тагын да ныгыткан. Фестивальнең тантаналы ачылышында Кырым кардәшләребез кодалык, туй йолаларын чагылдырган җырлы-биюле композиция тәкъдим иткән. Бахчасарайның “Авдет” (“Кайту”) һәм “Эбедиет” (“Мәңгелек”) ансамбльләре артистларының чыгышлары алкышларга күмелгән.
Фестивальдән кайткач, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле үзләренең хисләре белән безнең белән дә уртаклаштылар. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Лариса Гайнетдинова “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе: “Кырымга барабыз, дип, балалар белән ел буе хыялланып яшәдек. Балалар да бик ныклап әзерләнделәр. Кайткач та фестивальдә катнашуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз әле. Фестиваль Татарстан Республикасы тарафыннан бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Катнашучылар арасында безнең ансамбль иң яше иде. Кырымлыларга балалар фольклорының гүзәл үрнәкләрен, тагын бер кат җырга, биюгә булган сәләтебезне күрсәттек. Быел сәхнә костюмнарын яңарттык. Кызларга калфакны Айгөл Гимазееваның әбисенең борынгыдан сакланып калган калфагы үрнәгендә тектердек. Бу үзе үк фольклор бит! “Түгәрәк уен” проекты барышында Кырымда татар фольклоры фестивале мәйданында төрле остаханәләр эшләде. Казаннан килгән фольклор белгече Эльмира Каюмова татар фольклор коллективларына репертуар сайлау, борынгы йолаларыбызның асылын ничек чагылдырырга кирәклеге турында лекция укыды. Фестиваль барышында Бахчасарайның истәлекле, тарихи урыннарына сәяхәтләр оештырылды. Кырымдагы җирле татар оешмасы белән очраштык. Әлеге фестивальгә барырга мөмкинлек тудырган, сәхнә кос­тюмнары тектерергә булышкан өчен зур рәхмәтләребезне Милли сәясәт министрлыгына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, эшмәкәрләр Динар Миннәхмәтовка, Рөстәм Кәри­мовка, Ленар Рәхмәтуллинга, Рөстәм Зәйнәгытдиновка, әти-әниләргә бел­дерә­без”.
Айгөл Гимазеева: “Кырымда мин беренче тапкыр булдым. Миңа Кырымның табигате бик ошады. Без Бахчасарай районының Плодовое авылына концерт белән бардык. Анда безне район мәдәният йорты коллективлары, авыл халкы ачык йөз белән каршы алдылар. Шулай ук Бахчасарайда да концерт күрсәттек. Фестивальнең гала-концерты Симферополь шәһәренең Дәүләт академик музыкаль театрында үтте. Кырымга кузгалганчы, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында экскурсиядә булдык. Безгә әлеге экскурсия бик ошады. Кырым әле хәзер дә күз алдымда тора!”
Артур Гайнетдинов: “Кырым турында бик матур хисләр калды минем күңелдә. Аеруча миңа кичке уеннар ошады. Без анда Пермьнән килгән элекке дусларыбызны очраттык. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче яшьтәшләребез белән дуслаштык. Шунысы кызганыч: диңгез генә салкын иде. Әле дә Кырымнан алган хисләр белән яшим!”.
Фестиваль 2008 елда Ульяновск өлкәсендә башланып киткән иде. Шул еллардан бирле проектның иганәчесе — Кулаткыдан Эдуард Ганиев. 2018 елда әлеге фольклор проекты кабат Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында оештыралачак. Ә 2017 елда “Түгәрәк уен” халыкара күләмдә Казанда зур концерт рәвешендә юбилеен билгеләп узачак.

Рәфилә Рәсүлева.