<- назад в новости

Иҗтимагый эшкә нәтиҗә ясалды

8 апрельдә Удмуртия Рес­публикасы Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумы үтте. Пленумда шәһәр-районнарда эшләүче милли оешма әгъзалары катнаштылар. Милли сыйныфларга балалар туплау, районнарда активлыкны көчәйтү, татар авылларын саклау — пленумда шундый мәсьәләләр күтәрелде.
Пленумны Удмуртия Республикасы төньяк район­нары имам-мөх­тәсибе, Балезино районы Кистем авылы имам-хатыйбы Илмир Касыймов дога белән башлап җибәрде. Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин еллык йомгак ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Аның Татар иҗтимагый үзәген җитәкләргә алынуына бер ел булды. Аңа ел буена безнең күз алдында зур милли чаралар үткәрү белән рәттән, рәсми кәгазьләрне җайга салырга, сүрелеп баручы эш­чәнлеккә җан өрергә туры килде.
Камбарка районы ТИҮ бүлеге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов: “Илсур Миңнемуллин, Хәмидә Гайфуллина, Рәмзия Габбасова белән бергә эшләгәнгә бик шатмын. Алар ярдәмендә күп мәсьәләләрне хәл иттек. Камбаркалылар “Ак калфак” оешмасы үткәргән чарада катнашып, сөенеп кайт­тылар. Үзебездә дә алар үрнәгендә кичә үткәрдек. Хәзер бездә дә “Ак калфак” оешмасы барлыкка киләчәк”, — диде.
Можга ТИҮ бүлеге җитәкчесе Камил Кубашев: “Ике оешма булгач, катлаулы яклары да бар, ләкин без килешеп эшлибез. Хөрмәт белән укытучым Мәсгуд Гаратуевны искә алам. Хәзерге вакытта чаралар үткәргәндә акча, транспорт мәсьәләсе бик авыр. Сездән хатлар соң килә. Бүген дә “Язгы тамчы” конкурсына балаларны алып килгәндә шундый мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде”, — дип, үзен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашты.
Удмуртия татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе рәи­се Рәмзия Габбасова: “Бер ел дәвамында Татар иҗтимагый үзәге, Милли-мәдәни автономия, “Яңарыш” газетасы кулга-кул тотынып эшләдек. Бүгенге көндә, чыннан да, акча мәсьәләсе кис­кен тора, агымдагы елда бюджетны да күпкә кыскарттылар. Мин сезгә проектлар язып, конкурсларда катнашырга тәкъдим итәм. Акчаны бүгенге көндә шулай гына алып була. Шушы көннәрдә “Касыймовлар җыены” дип аталган проектыбызны тормышка ашыру өчен грант оттык. Эшләгән эшләребез күп, аларның файдасы да күренә. «Ижау моңнары” бәйгесе милли тормышыбызны җанландырып җибәрде. Чишелмәгән мәсьәләләр дә күп. Татар сыйныфлары бүген үлеп бара. Телебезнең киләчәге нәкъ менә татар сыйныфларыннан тора бит”, — дип, үзенең фикерләре белән уртаклашты.
Сарапул районы татарлары оешмасы җитәкчесе Флүн Шәйхелисламов чыгышын кызыксынып тыңладым. Әле яңа гына эшли башлавына карамастан, шактый гына эшләр башкарганнар, киләчәккә планнары да зурдан. Сигаево авылы мәктәбендә татар милләтенә багышланган почмак ачылачак. Киләчәктә — туристик маршрут проектында — килгән кунакларны татар халык ашлары белән таныштырырга, калфак тегү буенча остаханәләр үткәрергә телиләр. Озакламый “Карга боткасы” бәйрәме үтәчәк. Җәй айларында “Нечкино” спорт-туристлык үзәгендә яшьләр өчен укулар узачак. Әлбәттә, аларга да китаплар, милли костюмнар җитми. Сигаево мәктәбендә күп кенә милләттәшләребез хезмәт куйганлыктан, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова Флүн әфәндегә татар сыйныфлары ачарга кирәклеген искәртте.
Удмуртия Республикасы төньяк районнары имам-мөхтәсибе, Балезино районы Кистем авылы имам-хатыйбы Илмир Касимовның чыгышы да эчтәлекле булды. “Кистем авылында татар мәдәни үзәге эшләп килә. Ул Красногорск, Глазов, Балезино районнарын берләштерә. Балезино районын милли эшләрне оештыруда төп көч дип атасаң була. Бүгенге көндә авылда чишеләсе мәсьәләләр күп. Авылыбызда татарлык бетеп бара. Трасса якын булу сәбәпле, күчеп кайтучылар күп. Шунысы кызганыч, алар безнең милләт кешеләре түгел. Яшьләребез катнаш гаилә коралар. Мин мәктәптә укыганда укучыларның 99%ы Касимовлар фамилияле булса, бүгенге көндә андыйлар 32% кына тәшкил итә. Дәүләт кануннары нигезендә, яшь гаиләләргә, шәхси хуҗалыкларга йорт төзергә мөмкинлек юк. Җирне рәсмиләштерү хокукы авыл җирлегенә яки шәхси оешмага гына бирелә. Авыл җирлегенә бу эш өчен дәүләт акча күчерми, ә шәхси оешма җирне рәсмиләштергән өчен зур күләмдә акча таләп итә. Авылга тагын бер куркыныч яный. Кистем авылына 3 чакрым ераклыкта 15 га мәйданда полигон, ягъни чүплек төзергә уйлыйлар. Бу инде дәүләт реестрына кертелгән. Шуңа күрә без сездән ярдәм сорыйбыз”, — диде ул, авыл язмышы өчен борчылып. Җитәкчеләр бу гозер белән Удмуртия Республикасының яңа җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә ышандырдылар.
Ревизия комиссиясе рәисе Зөлфирә Каирова 2016 елда бухгалтерлык эшен тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Бер ел эшләгән дәвердә документларның тәртиптә икәнлеген искәртте. Кайбер документларга имза куелмаган булса да, ул кимчелекләр төзәтелгән. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин барлык юридик документларны яңадан эшләткән. Шунысы аяныч, Татар иҗти­магый үзәгенең моңа кадәр булган бер генә документы да алар кулына тапшы­рыл­маган.
Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев үз чыгышында идарәнең җанлы составы белән эшләвен искәртеп үтте. “Сарапулда быел Республика Сабан туе узачак. Республика казнасыннан милли бәйрәмне үткәрергә 380 мең сум бүлеп бирелсә дә, аңа гына өмет тотып булмый, иганәчеләр ярдәме дә кирәк булачак”, — диде ул. Татар иҗтимагый үзәгенең уставына үзгәрешләр кертергә кирәклеген күз уңында тотып, 9 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәгенең XI корылтаен үткәрергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим бертавыштан кабул ителде.
Пленумга нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: соңгы елда Татар Иҗтимагый Үзәге белән Милли-мәдәни автономиянең бердәм булуы үз нәтиҗәләрен бирә. Аларның бергәләп республика районнарында йөреп чыгулары, туган телне укытуга төп басым ясаулары — милләтебезне саклауга зур этәргеч. Тагын бер тәкъдим күңелне сөендерде, ул милли хәрәкәттәге сафларны яшәртү турында. Чөнки районнарда бүлекчәләр эшен дистә еллар дәвамында бер үк кешеләргә тартып барырга туры килә. Яшьләр килсә, милләтебезнең киләчәге бар дигән сүз бит!

Рәфилә Рәсүлева.