<- назад в новости

“Ижау моңнары”н яңарттык!

Шомартыйк һәм көн дә киңәйтик без
Татар дөньясының урау юлларын.
Яңгыратыйк милли моңлы җырлар
Һәм яңартыйк “Ижау моңнары”н!
Элмира Нигъмәтҗан

Нәкъ әлеге шигырь юллары белән башланып китте өченче “Ижау моңнары” татар һәм башкорт җыр-бию фестивале.

1992 елның декабрендә Татар иҗтимагый үзәге, оешманы ул вакытта җитәкләгән Мәсгуд Вахит улы Гаратуев тырышлыгы белән, Удмуртиядә беренче тап-кыр “Ижау моңнары” татар җыр бәйгесе оештырылган иде. Ул вакытта милләттәшләребез зур активлык күрсәтә. Республиканың төрле төбәкләреннән бик күп җырчылар катнаша. Аның нәтиҗәсе дә була. Беренче татар җыры бәйгесендә катнашкан җырчылар халкыбызның яраткан башкаручыларына әверелде. Мисал өчен — Ирек Мөхәммәтҗанов. Ул бүген Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртә. Шулай ук республикада танылган баянчы Илфат Нурмөхәммәтов шушы бәйгедән соң фәкать татар төркемнәре белән генә эшләде, сәхнәдә татарча гына чыгышлар ясады. Беренче фестиваль хакында милләттәшләребез күңелендә әле дә хатирәләр саклана. “Ул вакытта безне берләштерү өчен бик кирәкле чара булды”, — дип искә алалар алар.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Ирек Шәрипов җитәкләгән вакытта — 2010 елның декабрендә фестивальнең икенчесе узды. Ул вакытта фестивальнең иң олы бүләге — Гран-прига “Асылъяр” ансамбле лаек булды. Җитәкчесе Лариса Гайнетдинова, көчле тавышлы моңлы җырчылары да тамашачыларны таң калдырды. Аларның берсе — Алисә Гарифуллина.
Өченче фестивальнең сайлап алу туры Удмуртиянең Ижаудан читтәге районнары, шәһәрләре өчен дистанцион рәвештә үтте. Жюри әгъзалары видео аша чыгышларны карап бәя бирделәр. Ә ижаулылар өчен бәйге “Спартак” халык иҗатында үтте. Бәяне Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Таңсылу Бәйрәмголова, Халыклар дуслыгы йорты методисты, “Асылъ­яр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова, “Афәрин” халык биюләре ансамбле җитәкчесе, балетмейстер Светлана Юртова, “Андан” халык бию ансамбле биючесе Раушан Шәяхмәтов, махсус белемле җырчылар Диния Кәримуллина, Алисә Гарифуллина, Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Ольга Шмакова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова бирде. “Дзержинец” лагеренда фестивальне ачу тантанасы, Халыклар дуслыгы йортында Гала-концерт булды.
Минем өчен иң сөендергәне — бәйге кысаларында остаханәләр үткәрелүе. Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре,  “Мирас” балалар бию коллективы җитәкчесе, балетмейстер Дәүләт Исмәгыйль улы Үмәров бию буенча үткәргән остаханә барлык катнашучыларга да ошады. Аның остаханәләрендә беренче генә булуым түгел. Кыска гына вакыт эчендә ул сәхнәгә чыгып биерлек татар биюе өйрәтә. Фольклор белән шөгыльләнүче һөнәри биюче төрле төбәктә яшәүче татарларның бию элементларын күрсәтте. Вокал, фольклор буенча остаханәне Диния Кәримуллина һәм “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова үткәрде. Махсус югары белемгә ия булган Диния Ижау шәһәрендәге милли-мәдәни тормыш өчен зур табыш дияр идем. Үзенең көчле, матур тавышы белән таң калдырды ул тамашачыларны.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендә калфак тегү буенча остаханәдә катнашучылар да бик канәгать калдылар, чөнки аларның һәрберсе калфаклы булды бу көнне. Шулай ук журналистика серләрен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелды. Нәзир Ногмановның видеокамера белән эшләргә өйрәтүе аеруча кызыксыну уятты. Остаханәләр мәдәният юнәлешендә эшләүчеләргә алга таба файда китерәчәк.
Әлеге фестиваль Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан “Түгәрәк уен” рәвешендә беренче тапкыр уздырылды. Беренче коймак төерле булса да, тулаем алганда Удмуртиянең төрле районнарыннан, шәһәрләреннән килгән җырчы-биючеләр, ансамбльләр канәгать булып китте. Сюмси районыннан килгән җырчы егет Айнур Хәбибуллин: “Без бирегә сөенеп килдек, районыбызда татарлар аз, татарча җырлыйм дисәң дә, мөмкинлек юк. Ә биредә мин рәхәтләнеп татарча җырладым. Тамашачылар зур алкышларга күмделәр, шул алкышлар миңа кадерле”, — диде. Фестивальдә Ижаудан һәм республиканың 8 районыннан катнаштылар. Алга таба катнашучылар артыр дип өмет итеп калабыз. Чөнки әлеге бәйгеләр дуслаштыра, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә.

Фестивальнең табышы дип, Сарапул шәһәреннән килгән биюче Эдуард Борисюкны атарга була. Фестивальне ачу тантанасыннан соң “Кичке уен” үткәрелде. Халкыбызның яраткан уеннарын уйнап, җырлап-биеп күңел ачты фестивальдә катнашучылар.

Фестивальнең җиңүчеләре

Вокал-соло номинациясендә 18-35 яшьлекләр арасында: 1 урын — Айнур Хәбибуллин (Сюмси районы), Сәрия Касимова (Балезино районы Кистем авылы), 2 урын — Марат Хафизов (“Гүзәл” ансамбле, Ижау шәһәре), 3 урын — Азат Шәрипов (“Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре). 36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында: 1 урын — Зөлфия Брагина (Сюмси районы), 2 урын — Зиннур Носратуллин («Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре), Елизавета Корбанова (“Гүзәл” ансамбле, Ижау шәһәре), 3 урын — Дания Борһанова (Ижау шәһәре), Гүзәлия Хәкимова (“Шатлык” халык ансамбле, Ижау шәһәре), Илгизәр Хәсәнов (Можга шәһәре), Рәкыя Шәрипова (”Бәхет” ансамбле, Ижау шә-
һәре).
Вокал-ансамбль номинациясендә: 1 урын — “Провинция” ансамбле (Можга шәһәре, җитәкчесе Зилә Сафина), “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле (Балезино районы Кистем авылы, җитәкчесе Светлана Касимова). 2 урын — “Бәхет” ансамбле (Ижау шәһәре, җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева), “Дуслык” вокаль ансамбле, (Балезино, җитәкчесе Наҗия Касимова). 3 урын — “Яшьлек” татар җыры ансамбле (Сарапул шәһәре, җитәкчесе Зарина Вакилова), “Ак каен” ансамбле, (Каракүл районы, җитәкчесе Равил Газизов).
Хореография-соло номинациясендә 18-35 яшьлекләр арасында: 1 урын — Эдуард Борисюк (Сарапул шәһәре), 36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында: 1 урын — Мисхәт Зыязетдинов (“Шатлык” халык ансамбле, Ижау шәһәре). 2 урын — Эвелина Мусина (“Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре). 3 урын — Зәмфирә Мусина (“Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре).
Хореография-ансамбль номинациясе: 1 урын — “Афәрин” халык биюләре ансамбле (Завьялово районы Вараксино авылы). 2 урын — “Ләйсән” ансамбле (Можга шәһәре). 3 урын — “Кызлар” бию ансамбле (Можга шәһәре).
Дипломантлар: Рәзилә Шәйхиева, Фәния Гыйззәтуллина (Можга шәһәре), Диләрә Касимова (Балезино районы Кистем авылы), Шәфика Таҗетдинова, Әлфия Бикчурина (“Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре), Әһлия Динмөхәммәтова, Вәсилә Гайнетдинова, Роксана Әхмәтова (“Гүзәл” ансамбле, Ижау шәһәре), Әлфия Рәҗәпова, Флүрә Камалетдинова (“Шатлык” халык ансамбле, Ижау шәһәре), Светлана Тимершина (Ижау шәһәре), бию түгәрәге (Балезино районы Кистем авылы).

Редакциядән:
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татар иҗтимагый үзәге конференциядә мастер-класс уздыру өчен Дәүләт Исмәгыйль улы Үмәровның Ижауга килүен оештырулары, кулланма әсбаплар, әдәби китаплар белән тәэмин итүләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннуровка, аның урынбасарлары Марс Тукаевка, Дәнис Шакировка чиксез зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Рәфилә Рәсүлева.