<- назад в новости

Ижауда иң матур татар кызын сайлаячаклар

15 сентябрьдә Казанда “Татар кызы — 2019” халыкара конкурсының ярымфиналы узды. Татарстан башкаласында 6 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән 27 катнашучы татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белүдә, интеллектуаль сорауларга җаваплар биреп һәм аш-су пешерү буенча сынаулар үттеләр. Шулай ук конкурсантлар борынгы Болгар шәһәрендә ата-бабаларыбызның милли тарихын өйрәнделәр.
Ярымфинал дүрт көн дәвам итте. Югарыда санап кителгән сынау нәтиҗәләре буенча жюри 14 финалистны билгеләде. Алар арасында Швеция һәм Үзбәкстан вәкилләре дә бар. Удмуртия данын шулай ук конкурс финалына үткән Халыклар дуслыгы йорты методисты, республикада “Татар кызы” конкурсында җиңүче Дилия Харисова яклаячак. Кызлар финалга 10 көн кала конкурска нык­лап әзерләнә башлаячаклар. Алар белән хореография, вокал, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар эшләячәк, катнашучылар шулай ук экскурсияләр һәм мәдәни чараларда да булачак.
Быел “Татар кызы-2019” халыкара конкурс финалында: Татарстан Республикасының атказанган артисты, опера җырчысы Илүсә Хуҗина, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова, альтернатив татар музыкасы вәкиле Илгиз Шәйхразиев, М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Исламов, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Фирая Әкбәрова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашуы көтелә. Конкурсны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдә, түбәндәге сылтамалар аша үтеп алырга мөмкин: ВКонтакте: https://vk.com/tatar_kizi2018, Instagram: https://www.instagram.com/tatarkizi_2018.

Билетлар буенча «Яңарыш» газетасына мөрәҗәгать итә аласыз.