<- назад в новости

Александр Соловьев: «Татарларның борчылуларын аңлыйм»

8 апрельдә редакциябездә дәрәҗәле кунак — Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Соловьев булды. Узган ел республикабыз җитәкчесе “Яңарыш” газетасы коллективын Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләсә, быел ул милли басмабызның 25 еллык юбилее уңаеннан теләкләрен җиткерде һәм безнең сорауларыбызга җавап бирергә дә вакыт тапты.

-“Удмуртия. Яхшы якка үзгәрешләр!” программасында республикабызны тәкъ­­дир итү аерым урын алып тора. Мәскәүдә Удмуртия елы уңышлы гына узды. Нинди дә булса нәтиҗәләр турында сөйләргә буламы әле? Рес­публикабызның башка муниципаль берәмлекләрендә дә шундый ук эч­тәлектәге программалар эшләндеме?
— Мондый җитди мәсьәләләрдә тиз генә нәтиҗәләр була алмавы белән килешерсез, дип уйлыйм. Әмма 2015 елдагы истәлекле даталарны без республикабызның үз йөзен булдыруда файдаландык дип уйлыйм. Бу — якташыбыз, даһи композитор Петр Чайковскийның 175 еллыгы һәм Удмуртия дәүләтчелегенең 95 еллыгы. Дөньякүләм танылган йолдызлар катнашында зур музыка фестивале уздырылды. Мәскәүдә уздырылган Удмуртия елы да әлеге даталарга багышланган иде. Безнең удмурт артистларын һәм коллективларын бик яраттылар. Җәй башында мәскәүлеләрне үзебезнең чишмәләр илендә кабул итәчәкбез.
Узган елның октябрендә Россия Совет Федерациясендә һәм Дәүләт Думасында да Удмуртия көннәре узды. Без анда күргәзмәләр оештырдык, Удмуртиянең сәнәгать, мәдәният һәм инвестиция потенциалын күрсәттек. Совет Федерациясе утырышындагы чыгышымда мин рес­публика үсешенә бәйле булган мөһим мәсьәләләрне күтәреп чыктым.
Перспектива өчен дә эшлибез. Михаил Калашниковның 100 еллыгына да әзерлек эшләре башланды. Әлеге чара 2019 елның ноябренә билгеләнгән. Бу юбилейны без гомумроссия дәрәҗәсенә җиткерергә телибез. Россия Президенты белән очрашу вакытында да әлеге тәкъдим белән чыктым. Владимир Путин безнең инициативаны хуплады. Хәзерге вакытта юбилей чараларының планын әзерлибез.
Калашниковны хаклы рәвештә Уд­муртиянең байлыгы, казанышы дияргә була. Ул чишмәле төбәгебезне бар дөньяга танытты. Без бу юбилейдан 100%ка файдаланырга тиеш. Чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән күпсанлы кунаклар килүе көтелә.
Безнең предприятиеләр җитештергән югары сыйфатлы продукция, туристик потенциалны заманча дәрәҗәдә куллану һәм мәдәният, сәнгать, башка өлкәләрдәге казанышлар да безнең регионның уңай репутациясе өчен эшләргә тиеш.
— “Удмуртия. Яхшы якка үзгәрешләр!” исемле программада тагын бер мө­һим пункт бар. Анда: “Яшьләр Удмуртия­дән китәргә тиеш түгел!” — диелгән. Рес­пуб­ликабызның кайбер эре пред­приятиеләрендә Европадан, Кытайдан килгән белгечләр эшләве сер түгел. Аларга зур суммада гонорар түләнә, шул ук вакытта безнең белгечләр бик аз хезмәт хакына эшлиләр. (АвтоВАЗның элекке Президенты Бу Андерсон бер интервьюсында: “Рус инженерларына хезмәт хакы түләү өчен 1,7 млрд сум җитә. Ә ни өчен соң без чит ил белгечләренә 5 миллиард сум түләргә тиеш?” — дип әйткән иде). Ел саен республикабызның югары уку йортлары йөзләгән дипломлы белгечләр чыгара (Шул ук чит ил белгечләренең күбесе Россия уку йорт­ларында белем ала). Ни өчен безнең яшь белгечләребез чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә эш эзләргә мәҗбүр, ә без чит ил белгечләрен эшкә чакырабыз?
— Әйе, без алдыбызга шундый бурыч куйдык. Әмма мәҗбүри рәвештә предприятиеләргә, бигрәк тә шәхси оешмаларга, җирле белгечләрне генә эшкә алырга дигән таләп куя алмыйбыз. Хезмәт урынына кайда тууга карап түгел, ә көндәшләр арасында үзеңнең өстенлегеңне күрсәтеп урнашырга кирәк. Әмма яшьләрне респуб­ликада калдыру буенча кайбер карарлар кабул иттек. Шулар арасыннан республика уку йортларына укырга кергән студентларга Удмуртия Башлыгы исемендә стипендияне атарга була. Элек дәүләтнең мондый ярдәменә югары курсларда укучы яшь мөгаллимнәр һәм студентлар гына дәгъва кыла ала иде. Хәзер аларның сафы тутыланды. Декабрь аенда тантаналы рәвештә беренче курста белем алучы 273 студентка шундый стипендия сертификатлары тапшырылды. Республикабызның киләчәген без алар белән бәйлибез.
— Быел көз көне республикабыз өчен олы вакыйга көтелә: Кама елгасы аша күпер ачылачак. Сез күп тапкырлар шушы юнәлештәге юлларны (Ижау-Сарапул-Костино-Камбарка) тәртипкә китерү һәм моның өчен бик күп акчалар кирәк булуы хакында искәртеп уздыгыз. Газета укучыларны Пинязь авылыннан Черновога баручы юлларның (Каракүл районы) торышы борчый. “Кышын юлдагы чокыр-чакырларны кар капласа, кар эрегәч, бу юллардан бөтенләй йөреп булмый”, — дип язалар алар безгә. Күперне кулланылышка тапшырганнан соң, Татарстанга илтүче иң кыска юл да бит әле ул. Шушы юнәлештәге юлларны да төзекләндерү күздә тотыламы?
— Әйе, без Кама аркылы күпергә илтүче юлларны төзекләндерүгә Мәскәүдән акча юнәтү буенча ныклы эш алып барабыз. 2016 елдан Ижау-Сарапул һәм Кос­тино-Камбарка автомобиль юлларын тө­зекләндереп, аларның торышын II техник категориягә җиткерү бурычы тора. Агымдагы елда бу эшкә федераль бюджеттан һәр юлга 200әр млн сум акча алырга ниятлибез. Төзекләндерү эшләрен өч елда тәмамларга ниятлибез.
Пинязь авылыннан Черново авылына кадәр юлларга килгәндә, 2015 елда бу учас­токта 1,12 чакрым юл төзекләндерелгән. Агымдагы елда чокырларны тигезләү һәм 0,3 км озынлыктагы юлны тәртипкә китерү күздә тотыла.
— Юллар темасын дәвам итик. Узган елның язында без Кече Пурга районының Әбделмән авылында булдык (Биредә Советлар Союзы Герое Закир Солтанов туган). Анда да юллар торышы мактанырлык түгел. Бер карасаң, авыл район үзәге белән янәшәдә генә урнашкан, тик анда юл да, кибет тә юк. Без район җитәкчелегенә юлларны һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлне тәртипкә китерү турында мөрәҗәгать иткән идек. Әлеге юлның төзекләндерелүче юллар исемлегенә кертелүе хакында җавап хаты да алдык. Әмма авыл халкының сүзләренә караганда, ремонт эшләре һаман да уздырылмаган.
— УР Авыл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Әбделмән авылына керүче юл — “Кече Пурга” муниципаль берәмлеге балансында. Шуңа күрә бу мәсьәләне муниципаль берәмлекнең хакимияте үзе хәл итәргә тиеш. 2015 елда “Кече Пурга” муниципаль берәмлеге хакимияте тарафыннан Әбделмән авылында суүткәргечен яңарту эшләре башкарылган. Агымдагы елда республиканың Юл фондыннан акча бүлеп бирелү көтелми. Әмма бу юлны “Кече Пурга” муниципаль берәмлегенең юл фонды хисабына башкарырга була. Авыл халкын актив булырга һәм үз сүзләрендә нык торырга чакырам, депутатларын да эшкә җиксеннәр.
— Узган җәйдә Каракүл районында булдык. Арзамас авылында яшәүчеләр үз борчулары белән уртаклаштылар. Элек биредә зур күмәк хуҗалык булган. Бүген исә әйдәп баручы хуҗалыкны ярымҗимерек ферма биналары, эшсезлек кенә хәтерләтеп тора. Бу якның табигате искиткеч матур, рәхәтләнеп хозурланып яшисе генә. Тик күпләр эшсезлекне сәбәп итеп, башка шәһәрләргә күченеп китә икән. Ә бит биредә туризм индустриясен үстерергә мөмкин булыр иде. Каракүл районының үсешен ничек күрәсез?
— Бу — бик катлаулы сорау. Бер генә интервью кысаларында җавап бирерлек түгел. Кыскача аңлатырга тырышырмын. Каракүл районының үсеш өчен бар мөмкинлекләре дә бар дип исәплим. Бу — республикабызның көньягы, Кама елгасы. Биредә игенчелек һәм терлекчелекнең матур үрнәкләре бар. Җәй көне район рес­публика халкы өчен ял урынына әверелә. Балык тотарга да, җиләк, гөмбә җыючылар өчен дә шартлар бар. Районның авыл хуҗалыгы кооперативлары белән эшлибез, финанс ярдәме күрсәтәбез. Инициативалы кешеләр табылганда, Арзамас авылында да хәлләрне җайларга буладыр, дип уйлыйм.
Туризмга килгәндә, Каракүл районы “Кама яры” исемле туристлык кластерында катнаша. Бу — Кама һәм аның тирәсендәге эре туристлык объектларын үзенә алган чылбыр. Ул Сарапул, Воткинск, Ижау һәм башка пунктларны үз эченә ала. Бүген районда дәүләт, муниципаль карамактагы шәхси саналган 30га якын туризм субъекты бар. Аларны активрак алга этәрергә һәм кулланырга кирәк.
— “Яңарыш” газетасының күп кенә яшь белгечләре “Яшь гаиләләргә — һәркем сатып алырдай торак” респуб­лика программасы ярдәмендә торак шартларын яхшырта алдылар. Хәзерге вакытта моңа охшаш “Яшьләр фатиры” программасы бар. Кризис шартларында бу программаның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
— Без аны туктатырга җыенмыйбыз. Бүгенге көндә программада катнашырга 2050 гаилә теләк белдерде. 2015 елда рес­публика бюджетыннан бу максатка 100 млн сум бүлеп бирелде. Программаны тормышка ашыра башлаганнан алып, бүгенге көнгә кадәр 387 гаилә субсидия алуга ирештеләр. 2016 елда 420 гаиләгә субсидия бирү күзаллана, республика бюджетыннан 110 млн сум бүлеп бирелде. Шушы ике елда 1050 яшь гаилә яңа фатир сатып алачак. Икътисади киеренкелек шарт­ларында әлеге программа төзүчеләр өчен дә таяныч булып тора.
— “Спартак” халык иҗаты йорты күптәннән төзекләндерүгә мохтаҗ һәм моңа 10 млн сумнан артык акча таләп ителә. Шәһәр бу кадәр сумманы бирә алмый. Әгәр тиз арада ремонт эшләре башланмаса, теләсә-кайсы вакытта бинаның түбәсе ишелергә мөмкин. Төзекләндерү белән шөгыльләнмәскә, дигән фикерләр дә ишетелә. Татар җәмәгатьчелеген әлеге мәсьәлә бик борчый. “Спартак” халык иҗаты йортын без татар мәдәнияте үзәге дип саныйбыз. Сезнең ярдәмнән башка бу эшне ерып чыгып булмас, ахры.
— Татарларның борчылуларын аңлыйм. Шәһәр җитәкчелеге белән бу сорауны хәл итәргә тырышырмын. Чишү юлларын эзләргә кирәк. Инициативалы эшмәкәрләр дә әлеге мәсьәләне уңай хәл итәргә булыша алыр иде. “Спартак” базасында муниципаль статустагы тулы канлы Татар мәдәнияте Үзәге ясаганда, тагын да яхшы булыр иде дип уйлыйм.
— Әңгәмә ахырында газета укучыларга теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.
— Иң элек, “Яңарыш” газетасын, аның журналистларын һәм барлык хез­мәткәрләрен, укучыларын 25 еллык юбилей белән тәбриклисе килә. Бу дәвердә республикабыз күгендә төрле юнәлештә җилләр уйнады. Ә татар газетасы яши һәм кешеләрне сөендерә. Димәк, сез кешеләрне борчыган темаларга язасыз, аларның мәнфәгатьләрен яклыйсыз. Киләчәктә дә сезгә укучыларның өметләрен аклавыгызны һәм заман сулышын тоеп эшләвегезне телим. Алда безне бик зур эшләр көтә һәм алар барыбызга да җитәрлек, шул исәптән газеталарга да.

Альбина Шәйхетдинова әзерләде.