<- назад в новости

“Ак калфак” — Актанышта

Июльдә Актаныш районы Татарстанның 33 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән һәм 11 чит илләрдән килгән “Ак калфак” оешмасы вәкилләрен үзендә кабул итте. Әлеге чарада барлыгы 150 делегат катнашты, шул исәптән без икебез Удмуртиядән идек. Безне балаларга искиткеч яллар оештырган “Бүләк” лагерена урнаштырдылар. Шул көнне үк Актанышның үзешчән сәнгать ияләре катнашында тамаша карадык. Район үзәге буенча сәяхәт кылдык. “Актаныш” универсаль спорт залы, “”Җиңү” паркында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, “Лачын” хоккей клубында, балалар бакчаларында булып кайттык. Кич белән безне Киров авылының данлыклы театр коллективы каршы алды.
Икенче көнне безне авыл туризмы белән таныштырырга ниятләделәр. Иртәнге 6 сәгатьтә лагерь тормышы башланды. Мин үзем “Кояшкай” отрядының командиры буларак, лагерь флагын күтәрергә лаек булдым. 1983 елда Татарстанда Аккош күле янындагы лагерьда пионервожатый булып практика узган чакларым күз алдына килеп басты. Соңыннан 5 юнәлештә авыллар белән танышырга таралыштык. Иске Кормаш җирлегендә өч сәнгать эшлеклесенә — Васыйл Мәликов, Зилфәт Басыйров, Әсхәт Сәфәргалинга — элмә такталар куелды. Бу авылда һөнәрчелек киң таралган.
Уразай, Такталачык авылларында узган очрашуда яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласын күрсәттеләр. Авылның беренче йорты булган Гатаулла нигезен карау, авыл шәҗәрәсе белән танышу, чигү, каз оясы ясау буенча мастер-класслар карау зур тәэсирләр калдырды. 3нче маршрут — Теләкәй, Татар Суыксуы, Мари Суыксуы авыллары. Мари Суыксуында мари халкы милли киемнәрдә Суыксу чишмәсе янында каршы алдылар. Марилар бирегә Әгерҗедән килеп төпләнгәннәр икән. Монда без салкын чишмә суыннан авыз иттек, урам буенча милли ризыклар белән тулы өстәлләр куелган. Авылның йоласы буенча алар кунакларны җигелгән атларга утыртып, Татар Суыксуына тапшырдылар. Шушы ике авыл кушылган җирдә Татар Суыксуы халкы җырлар белән каршы алды. Алар ике авыл халкының дус-тату яшәвен күрсәттеләр. Әлеге авылда без кыз төшү, сандык сату, исем кушу йолалары белән таныштык, милли ризыклардан авыз иттек. Авыл халкы безне яңа гына мичтә пешерелгән кайнар икмәк, каймак, кәрәзле баллар белән сыйлагач, балачакка кайтып килгәндәй булдык. Юлыбызны дәвам итеп, Теләкәй авылына юл тоттык. Бу җирлектә һөнәрчелек киң таралган, аеруча комган ясау белән мавыкканнар. Шуңа авылга да комганлылар дигән кушамат биргәннәр. Ә инде Сабантуй мәйданында безне Орчык йоласы көтә иде. Бу бәйрәмдә бергәләп төрле уеннар уйнадык, биедек, җырладык.Токмач кисү буенча мастер-класс уздырылды. Иң нечкә итеп токмач кисүче үзем булдым һәм башкаларга моның серен ачтым.
4нче төркемдәгеләр Зөбәердә шә­җә­рә бәйрәмен карап кайттылар. Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов кебек иҗатчыларны биргән Әтәстә чыбыркы үрү, каз куу йолаларын, әтәч сугыштыру күренешләрен күрсәткәннәр. Яңа Әлем авыл җирлегенә аяк баскан төркем Ислам Хуҗиннарның фермерлык хуҗалыгы белән танышкан. Юкка чыккан Тимеркүл авылы урынында булдык. Иске Байсарда электән “земский хастаханә-госпиталь» дип аталган, хәзер профилакторий булып хезмәт итүче сәламәтләндерү үзәге дә кунакларны матур итеп кабул итте. Авылларда булып кайтканнан соң, Агыйдел буйлап паромда сәяхәт кылдык. Шундый матур табигатьле яр буйлары артта калды, җырлап-биеп күңелле мизгелләр кичердек. “Карабай”,”Чүпләмле” биюләрен өйрәндек.
Соңгы көнне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәккә юл тоттык. Монда без Шәрип Шәймиевнең музей-йорты белән таныштык. Безнең белән күрешергә Минтимер Шәймиевнең апасы һәм сеңелләре дә кайткан иде.
Без Актаныш авылларының пөхтәл­легенә, халыкның кунакчыллыгына, мөлаем йөзле булуларына таң калдык. Бу җирлектәге халыкның яшәешен өйрәнү, татар йолалары белән танышу, танылган шәхесләрен барлау безнең күңелдә бары соклану хисләре генә калдырды.

Бриллиант Абдрахманова, Ижау шәһәре.