<- назад в новости

“Әбиләргә тагы ни җитми?”

3 апрельдә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Чулпан” үзешчән театры Әлмәттә узган XVII “Идел-йорт” Төбәкара театрлар фестиваль-конкурсында катнашып кайтты. Әлмәт районы зонасына кергән театрларның фестиваль-конкурсы нәкъ менә ижаулылардан башланып китте.
Без Әлмәт татар дәүләт драма театрында Фло­рид Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми?” спектаклен тәкъдим иттек. Спектакльдә Илдус Хуҗин, Мисхәт Зыязетдинов, Венера Гатауллина, “Минем Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салихова, “Яңарыш” газетасы журналисты Элмира Нигъмәтҗан һәм мин — Рәфилә Рәсүлева уйнадык. Спектакльгә бәяне театрның күренекле артистлары һәм әлеге фестиваль-конкурсның төп оештыручысы драматург, режиссер Гафур Каюмов бирде. Ул “Чулпан” үзешчән театрының башка еллар белән чагыштырганда күпкә үсүен һәм җитешмәгән якларын да билгеләп үтте. Әлмәт театры артистлары әлеге спектакльне үзләренең дә куйганы булгач, бик тә кызыксынып карадылар: “Гаҗәеп матур уйнадыгыз, арагызда чын артистлар кебек уйнаучылар да бар, сокланып утырдык. Сүз генә сөйләп йөрмисез, бөтен күңелегез белән кереп китеп уйныйсыз”, — диделәр алар. Бу безнең өчен зур бәя булды. Спектакльне уйнау гына түгел, аның мең мәшәкате бар: костюмнар, реквизитлар, декорация. Реквизитлар табарга Фоат Кәримов, Феликс Мансуров, Муса Җәлил исемендәге китапханә мөдире Рәмизә Камалеева, декорация белән Әлмәт татар дәүләт драма театры булышты. Ә костюмнарны — элек әби-бабайлар кигән киемнәрне — үземнең туган авылдан җыярга туры килде. Гомумән, спектакль — күп кешенең зур көче. Барысына да зур рәхмәт!
Фестиваль-конкурска баруны оештырган Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага аерым рәхмәт белдерәсе килә. Нинди генә чара үткәрергә ярдәм сорасаң да, беркайчан да кире бормый, җиң сызганып, төрле юллар эзли, булыша. Театр сәнгатенә битараф булмаган эшмәкәрләр Рөстәм Усмановка, Фәрит Вәлитовка, шофер Наил Мөхәммәдиевкә, операторлар Радик Галимовка, Илгиз Зыятдиновка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.