<- назад в новости

Яңа елга — яңа максатлар!

Бриллиант Абдрахманова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе:
“2017 ел узып та бара. Әгәр узганнарга борылып карасак, «Ак калфак» оешмасы белән бик күп эшләр башкарылган. Матур-матур чаралар, бәйрәмнәр уздырылды. Берничә бүлектән торган “Калфак туе”, “Бишек туе”, җәен “Сабантуй” бәйрәмендә катнашу. Татарстанның нинди, генә районнарында булмады «Ак калфак» ханымнары! Узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы елга еш планнары төзелде. Шунысы куанычлы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова безнең эшкә югары бәя бирде, 2018 елда күчмә утырышны Удмуртиядә уздырырга һәм аның темасы итеп “Йолалар шәҗәрәсе»н алырга тәкъдим итте. Бу эшкә әзерлекне башладык, бишек шәҗәрәләрен ясадык. Алда әле тагын да күп эшләр көтә. Тырышырбыз, Алла боерса. Яңа елларда барыбызга да исәнлек, иминлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим. Яңа ел төкле аяклары белән килсен!”