<- назад в новости

Удмуртия татарларын ике республика кайгырта

23 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев эшлекле сәфәр белән Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә килделәр. Татарстан кунакларын Ижау шәһәре башлыгы Юрий Тюрин, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Лариса Буранова, Удмуртия Республикасы төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин каршы алды. Алар иң элек “Спартак”  халык иҗаты йорты, Г.Тукай исемендәге 6нчы санлы гимназиягә барып, анда алып барыла торган эшләр, биналарның халәте белән таныштылар. Аннан соң кунакларны Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов кабул итте.

Беренче тукталыш —  “Спартак” халык иҗаты йорты

Төрле милләт вәкилләренең иҗади һәм фольклор коллективлары шөгыльләнгән, шулай ук балалар  бию түгәрәкләре эшләгән халык иҗаты йортында кунакларны татар, удмурт, рус коллективлары өч телдә җырлап каршы алдылар. Узган елда Удмуртия Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау буенча агентлык боерыгы белән 1939 елда төзелгән элеккеге “Спартак” кинотеатры бинасы  мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән иде. Хәзерге вакытта бу бинага капиталь төзекләндерү таләп ителә. Чыгымнар суммасы башта якынча 20-30 миллион сум дип бәяләнсә, шәһәр хакимияте тарафыннан әзерләнгән документлар буенча 60 млн сум тәшкил итә. Төзекләндерелгәннән соң Удмуртия татар иҗтимагый оешмалары “Спартак” халык иҗаты йортының исемен “Татар мәдәнияте үзәге” дип үзгәртү тәкъдиме белән чыктылар.

Икенче тукталышГабдулла Тукай исемендәге 6нчы санлы гимназия

Татарстан кунакларын милли киемнәрдән киенгән укучылар каршы алды, кызлар-малайлар татар телендә шигырьләр, җыр-биюләр башкардылар. Агымдагы уку елында гимназиядә 678 укучы белем ала, аларның 222 се татар телен өйрәнә. Гимназия 1998 елда Азин урамындагы элеккеге татар мәктәбе урынында ачыла. Әмма уку йортының бинасы бик кечкенә була — химия һәм физика кабинетлары җитми, спорт залы булмый һәм бу уку-тәрбия процессына тискәре йогынты ясый. Ата-аналар соравы буенча  соң 38 нче санлы мәктәп белән берләштерелә. Бүгенге көндә Г. Тукай исемендәге 6 нчы гимназия шактый гына уңышлары белән мактана ала. Гимназия казанышлары арасында — татар теле һәм әдәбияты буенча республика  олимпиадасында 7 җиңүче булу, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадаларда укучыларның җиңү яулаулары, татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада 4 призлы урын, узган ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсилә Габдрахманованың  “Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы” дигән бөтенроссия бәйгесендә җиңүе һәм башкалар. Уңышлар шактый булса да, гимназия шәһәрнең башка районнарында яшәүче ата-аналарны, балаларны җәлеп итми. Төп сәбәпләрнең берсе — гимназия бинасына төзекләндерү таләп ителү. Әлеге сорау — очрашу барышында игътибар үзәгендә булды.

Өченче тукталыш — Удмуртия Республикасы Хөкүмәте

Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов белән очрашу кысаларында “Спартак” халык иҗаты йортын төзекләндерү мөмкинлекләре, 6нчы гимназиянең бүгенге торышы һәм киләчәге турында сөйләшү булды. Моннан тыш Удмуртия Республикасында татар телендәге теле-радиотапшыруларны саклау һәм үстерү проблемасы да күтәрелде. Респуб­ликада татар телендә милли матбугат чараларының тулыкыйммәтле системасы гамәлгә куелган. 4000 тираж белән 16 полосалы “Яңарыш” газетасы чыгып килә. “Удмуртия” телерадиотапшырулар компаниясе эфирында татар телендәге тапшырулар алып барыла. “Безнең вакыт” атналык мәгълүмати тапшыруы һәм “Күңелле кыңгырау” балалар проекты, эш көннәрендә барган “Хәерле иртә” тапшырулары республика татарлары арасында зур популярлыкка ия. Әмма соңгы вакытта милли тапшыруларны кыскарту тенденциясе күзәтелә. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова әйтүенчә, 2012 елның августында “Хәерле иртә” тапшыруы 35 минуттан 12 минутка калган. Шундый ук тенденция “Безнең вакыт” һәм “Күңелле кыңгырау” тапшырулары буенча да күзәтелә. 2018 ел башыннан “Күңелле кыңгырау” тапшыруының эфирга чыгу вакыты 2 тапкырга кыс­картылган. Сөйләшү вакытында Ярослав Семенов тапшыруларның дәвамлылыгын элеккеге күләмгә кайтарырга вәгъдә бирде.
“Дөнья буенча 8 миллион татар сибелеп яши. Аларның күбесе Россиядә, Татарстанда гомер итә, билгеле. Әмма Удмуртиядә дә безнең 100 меңләп татар бар. Алар биредә төп халык, аларның монда әби-бабайлары, әти-әниләре яшәгән. Шуңа күрә аларның мәчеткә дә барасы, балаларын татар балалар бакчасына, мәктәпләренә урнаш­тырасы килә, үзләренең мәдәният сарайлары булуын да телиләр. Билгеләп үтәргә кирәк: Удмуртия безнең татарлар белән эшли торган өч көчле төбәкнең берсенә керә. “Спартак” халык иҗаты йортында чыгыш ясаган ансамбльләрне күреп, мин бу бер көнлек кенә эш түгел икәнлеген аңладым. Димәк, биредә иҗади эш кайнап тора! Алар алдында без, җитәкчеләр, бинаны төзекләндерергә бурычлы! 6нчы гимназия укучыларының чиста татар телендә сөйләшүләренә, чыгыш ясауларына игътибар иттем. Кайбер Татарстан мәктәпләрендә дә мондый чиста сөйләм юк. Шуңа күрә без гимназияне ата-аналар, балалар кызыгырдай итеп шартлар тудырырга, төзекләндерергә тиеш. Без монда зур делегация белән килеп, бу мәсьәләләр турында фикер алыштык. Ике Хөкүмәт арасында булган сөйләшү барышында алга таба планнарыбызны билгеләдек. Аларның бер өлешен бүген хәл итеп була. Әмма күбесен тормышка ашыру өчен вакыт таләп ителә. Чөнки монда экспертиза, проект кирәк, бюджет ягыннан планга кертү таләп ителә. Иң мөһиме: җитәкчелек ягыннан аңлау бар. Сөйләшү урынлы булды, Удмуртия җитәкчелеге җирле татарлар белән бәйле барлык мәсьәләләрне үз карамагына алды, проблемаларны бергәләп ерып чыгарбыз”, — дип белдерде Вәсил Шәйхразиев.
Әлеге очрашуда Удмуртия Рес­пуб­ликасының Татарстан җитәк­челе­ген хөрмәт итүе бик ачык күренде. Хөкүмәт йортында узган түгәрәк өс­тәлдә күпчелек ми­нистр­­ларның катнашуы шу­ны дәлилли. Хөкүмәт Рәисе Ярослав Се­менов та үз чыгышында: “Без һәрвакыт Татарстаннан үрнәк алабыз, андагы эш алымнарын биредә кулланабыз. Очрашуда күтәрелгән сораулар буенча без нәтиҗәле фикер алыштык, без аларны үзара тыгыз элемтәдә торып хәл итәчәкбез”, — диде.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе ике респуб­лика Хөкүмәтләре арасындагы очрашуны оештырырга күп көч куйган Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртия Республикасы Хөкүмәтенә, Милли сәясәт министрлыгына, Ижау шәһәр хакимиятенә зур рәх­мәтен белдерә.

Рәфилә Рәсүлева.