<- назад в новости

Татарстан һәм Удмуртия парламенты вәкилләре тәҗрибә уртаклаштылар

26 май көнне Удмуртия Республикасы Дәүләт Советында Татарстаннан килгән кунакларны кабул иттеләр.
Татарстан вәкилләренең эшлекле сәфәре Дәүләт Советы бинасыннан башланды — музейда Удмуртия дәүләтчелеге тарихын барладылар, республика казанышлары турында фильм карадылар.
Туган телләрне укыту турында фикер алышу “Гармония” халыкара белем бирү комплексы саналучы 97нче мәктәптә башланды. “Без Татарстан үрнәгендә удмурт телен дәүләт теле буларак укыта башладык”, — ди мәктәп директоры Әхтәм Чугалаев. Башка милләттәге ата-аналар ризасызлыгыннан курку булган, әмма телне түгәрәкләрдә, туган якны өйрәнү сәфәрләре аша өйрәтүгә берсе дә каршы килми. 2004 елдан алып биредә Милли мәдәниятләр үзәге эшләп килә — балаларга туган телләрен, үз халкы тарихы, мәдәнияте белән якыннан танышуда мөмкинлекләр тудырырга тырышалар, заманча техника, хәтта үз метеостанцияләре бар. 2000 баланың 150се татар телен фән буларак өйрәнә. Мөфтият белән уртак проект нигезендә аерым бина салынды.
Удмуртия мөфтие Фаиз Мөхәммәтшин татарстанлылар белән әңгәмәдә:
“Мөселман әти-әниләр арасында балаларын мәктәпләргә бирмибез, дип әйтү­челәр булды. Без дөньяви гыйлем кирәк­лекне аңлатып, андыйларны дөрес юлга куйдык. Балаларны бер җирдә җыеп, дәүләт тарафыннан куелган программа буенча укытулар оештырылды. Шул ук вакытта үз телебез, гореф-гадәтләребезне өйрәтү белән дә проект безгә бик файдалы,” — диде.
Кузебай Герд исемендәге удмурт гимназиясенең дә күрсәтерлек казаныш­лары шактый. “Бакча яшеннән алып, рес­пуб­­лика өчен эшләрлек кадрлар тәрбияләүне максат итеп куябыз,” — ди аның директоры Анжелика Михеева. Биредә балалар авыл-районнардан килеп тә укыйлар. Дәүләт телләрен үстерү, башка халыкларныкын саклау максатыннан, Удмуртиянең җирле кануны бар, махсус программалар эшли. Бу хакта Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев та билгеләп узды. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән һәм милли мәгариф мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев соңыннан журналистлар белән аралашканда, нәтиҗә ясап, болай диде: “Удмуртиядә татарларга мөнәсәбәт яхшы булуын күрдек. Әмма проблемалар да бар, без юкка гына килмәдек, кунак булып, карап китәр өчен генә түгел, уйлап йөрибез: ничек ярдәм итеп була икән, дип. Элек татар гимназиясе мактарлык булган, бүген аның хәлен дә белеп торабыз. Безнең аны үз күзләребез белән күрәсе, үз авызларыннан ишетәсе килде: нинди проблемалар бар, без ничек ярдәм итә алабыз”.
Әмма Татарстан делегациясен Г.Тукай исемендәге гимназиягә алып бармадылар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габ­басова уфтанып: “Без үзебезнең татар мәгарифе өлкәсендә булган уңыш­ларыбызны да, кимчелекләребезне дә күр­­сәтә алмадык, проблемаларны яңгыратырга мөмкинлек бирмәделәр”, — диде.
Дәүләт Советы бинасында түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Татарстан парламентчылары Удмуртиядәге татар сыйныфларына дәреслекләр быел да җибәреләчәге турында әйттеләр. Алар Г. Тукай исе­мендәге гимназия базасын ныгытуга да, Татар­стан Конституциясенең 14нче маддәсенә таянып, ярдәм итү юлларын эзләргә ышандыр­дылар. “Телләрне югалту куркынычы кис­кен­­ләшә”, — диләр ике як вәкилләре дә. Соңгы өч елда Удмуртиядә туган тел укытылучы мәктәпләр саны артса да, татар теле дәресләре хисабына дип булмый. Тукай теле фән буларак — 14, факультатив формасында 5 белем йортында өйрәнелә. Татарстанда исә удмурт теле 29 мәктәптә укытыла.
Ике республика вәкилләре җирле кануннар, аларның тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Удмуртия Дәүләт Советының милли сәясәт, иҗтимагый куркынычсызлык, Дәүләт Советы эшен оештыру һәм регламент буенча даими комиссиясе рәисе Энвиль Касимов: “Бүгенге көндә ике республика арасында үзара багланышлар зур. Бу очрашуда да фикердәшләр таптык, алга таба бердәм эшләрбез, чөнки бер төрле уйлыйбыз. Россиядә бүгенге көндә иң мөһиме — телләр, мәдәниятләр төрлелеге, аларны саклау”, — ди. Очрашу ахырында резолюция кабул ителеп, ике республика вәкилләре алга таба да бер-берсенең тәҗрибәсенә таянып эшләргә дигән нәтиҗә ясадылар.

Фәнзилә Салихова.