<- назад в новости

Сүндермик гаилә учагын!

 
   8 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында «Гаиләм учагы» дип исемләнгән кичә узды. Милләт, гаилә, туган телебез… Әлеге төшенчәләр бу чарада бик еш телгә алынды. Кичәне алып баручы Гүзәл Шакирова:

«Безне татар буларак нәрсәләр саклап кала? Шик юк, телгә мәхәббәт, иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә. Ә ул нинди кыйммәтләргә нигезләнеп саклана соң? Менә шушы сорауга без бүгенге кичәгә килгән кадерле кунакларыбыз ярдәмендә җавап бирә алырбыз, дип ышанабыз. Ә кунакларыбыз – очраклы гына чакырылган кешеләр түгел, «Яңарыш» газетасында дөнья күргән язмаларның иң кызыклы, лаеклы геройлары, татар милли тормышында кайнаучы шәхесләр. Бүгенге чарабызның гаилә темасына багышлануы да аңлашыладыр, 2024 ел – Гаилә елы. Ел азагы якынлашуга аңа нәтиҗәләр ясарга да вакыттыр», – дип башлап җибәрде.

Бәйрәм тамашасы Алина һәм Гүзәл Шакироваларның гаилә турындагы бала һәм әнинең шигъри диалогы белән ачылып китте. Бала әнисенә «Барысы да гаиләдән килә, диләр, моны ничек аңларга?» – дип сорау бирә. Әлеге сорауга җавап кичә барышында ачылганнан ачыла барды.
Һәр гаилә – ул югары уку йортына тиң. Һәр ата – ректор, һәр ана – проректор кебек. Ә гаиләдә алган тәрбия ул – гомер буена. Бер генә ата-ана да үз баласына яхшы тәрбиядән дә кыйммәтлерәк әйбер бүләк итә алмый. Ә балалар гаиләдә дини тәрбия дә алып үссә, бу алтынга тиң. Удмуртия Республикасы мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Ижау шәһәренең үзәк мәчете имам-хатыйбы Габдерәшид хәзрәт Газизуллин 20 елдан артык гомерен мөселман өммәтенә хезмәт итүгә багышлый. Тормыш иптәше Әлфия белән алар 4 баланы Аллаһ кушканча, Ислам кануннарына нигезләнеп тәрбиялиләр. Габдерәшид хәзрәт үз эшчәнлеге турында: «Мин барлык балаларым өчен генә түгел, ә көн саен аралашкан һәр кеше өчен дә зур җаваплылык тоям. Рухи остаз, ил гражданы буларак, минем максатым – җәмгыятькә файда китерү һәм мөселманнарны актив иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү. Миңа гаилә эчендә килеп чыккан аңлашылмаучылыклар, конфликтлы мәсьәләләр буенча еш кына киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Ике дистә ел эчендә миңа йөрәкләре яралы, канатлары каерылган йөзләгән хатын-кызлар һәм ир-атлар мөрәҗәгать итте. Аерылышулар саны бик күп. Мин, имам буларак, гаилә институтын саклап калу өчен барысын да эшләргә тырышам», – ди. Газизуллиннар гаилә кору, аны саклау, бәхетле, әхлаклы балалар тәрбияләп үстерү юнәлешендә диннең ярдәме турында сөйләп үттеләр.
Балалар татар телендә сөйләшсә, милли җыр-биюләргә, әдәбиятка тартылса, динен олыласа гына татар халкының киләчәге ныклы. Безнең күпчелегебез – моны тирән аңлаган кешеләр, әмма үзебез туган телдә аралашсак та, балаларыбызны тулы мәгънәсендә татар итеп үстерә алмыйбыз. Телләре саф татарча ачылып, дөньяны татарча таный башлаган сабыйлар балалар бакчасына, мәктәпләргә китү белән, аларны руслашкан шәһәр мохите йота. Өйгә кайткач, чит телдә аралашкан һәм сорау яудырган кыз-улларыбызга кушылып, рус телендә җавап кайтарганыбызны тоймый да калабыз. Ә инде шундый рус телле татар балалары арасында үз телебездә сөйләшүчеләрне очратсак, аларга сокланып туя алмыйбыз, чөнки алар белән аралашу күңелләрне җылыта. Айгөл һәм Радик Садыйковлар гаиләсендә менә шундый балалар — Иллария һәм Нурислам тәрбияләнә. Ижау шәһәрендә нинди генә милли чара узмасын, нинди генә бәйрәм булмасын, аларны Иллария моңлы җырлары белән бизи. Аннан энесе Нурислам да калышмый. Алар икесе дә «Асылъяр» үрнәк җыр һәм бию ансамбленә йөриләр. Әлеге кичәдә Айгөл улы һәм кызы белән бик матур итеп «Җырлыйм әнием турында» җырын башкарды. Нурислам гармунда милли көй башкарды. «Сез үз балаларыгызны саф татарча сөйләшергә ничек өйрәттегез?» – дигән сорауга Айгөл: «Балалар туган телне гаиләдә өйрәнә, бер нигә карамыйча өйдә татарча сөйләшергә кирәк», – дип җавап бирде.
«Базар икътисады шартларында яшибез. Бар нәрсә белән акча идарә итә» дигән сүзләрне тормышта безгә еш ишетергә туры килә. Бүгенге көндә тормышны эшмәкәрләрдән башка күз алдына китереп булмый. Акчаңны түләсәң, чүл үзәгенә бер стакан салкын әфлисун суы да китерәчәкләр. Кием-салымга кытлык, Сабан туенда лимонадка, туңдырмага чират торган вакытлар тарихта калды. Тормышыбызның мондый уңай үзгәрешләре өчен дә эшмәкәрләргә рәхмәтле булырга тиешбез. Эшмәкәрләр күпләрне эшле-ашлы итеп кенә калмыйча, милли хәрәкәтне яшәтүчеләр дә бит алар. Фәрит  белән Зөләйха Вәлитовлар һәм аларның кызы Эльвира Хәлимова җитәкчелегендә Удмуртиянең Завьялово районы Пирогово авылында урнашкан «Заря» оешмасы җитештергән хәләл продукциягә ихтыяҗ зур. «Заря» оешмасы – Фәрит әфәнде башлап җибәргән гаилә бизнесы. Оешма 1993 елда барлыкка килгән. 12 ел элек «Заря» оешмасы хәләл продукция брендын алган, бүген аның эшен балалары дәвам итә. Кичәдә алар балалары, оныклары, оныкчыклары белән бергә сәхнәгә чыкты. «Без әтиебез башлаган эшне дәвам итәбез. Үземнең 4 балам бар. Иң олысына 25 яшь, кечесенә – 4. Алар да безнең белән бергә эшләп, күреп үсәләр, – ди Вәлитовларның кызлары Эльвира ханым. Әйе, балаларының, оныкларыңның эшеңне дәвам итүе, үзара киңәшләшеп, килешеп, ярдәмләшеп яшәүләре әти-әни өчен зур бәхет бит ул. Кичәдә Самира Макарова башкаруында «Мин яратам сине тормыш» җыры бу хакыйкатьне тагын да тулыландырды сыман.

Мәдәният – халыкның рухын, сәләтен, зәвыгын күтәрүче тармак. Балезино районы Кистем мәдәният йорты мөдире, Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара Берлеге медале иясе Светлана казбек кызы  тормыш иптәше Ринат әфәнде Касимов белән бу өлкәдә 35 ел эшлиләр. Алар – Кистем авылында милли учакны сүндермәүче, мәдәниятебез, йолаларыбыз аша халык күңелен савыктыручы, үзләре яшәгән төбәкнең фольклорын җыючы, аларны энҗе бөртегедәй саклаучы. Кичәдә алар бик кызык итеп ничек итеп гаилә корулары турында да сөйләп үттеләр. Ә Касимовларның мәдәният өлкәсендәге хезмәте турында якыннан танышырга кичәдә күрсәтелгән видеоязма ярдәм итте.
Можга шәһәреннән килгән яшь гаилә  Марат һәм Айгөл Каюмовлар гаиләсе сәхнәгә тагын да ямь өстәде. Балаларын нинди генә түгәрәкләргә йөртми дә, нинди генә һөнәрләргә өйрәтми алар. Айгөл күптән түгел генә үзе «Иман» яшьләре берлегенә йөри, милли чараларда катнашып, төрле конкурсларда җиңү яулый, җырлый иде. Инде аңа алмашка балалары үсе килә. «Балаларыгызның да синең кебек сәхнәгә тартылуы гаиләгез белән җыр-моң сөюдән киләме, әллә үзеңнең балаларыңны сәхнәдә күрү теләге көчлеме?» – дигән сорауга ул: «Алар сәхнәдә чыгыш ясарга бик ярата. Моннан тыш, улым биатлон белән шөгыльләнә. Озакламый Рәсәйкүләм бәйгедә катнашачак. Кызым кул эшләрен бик яратып башкара, рәсем ясарга оста», – дип җавап бирде.
Алда чыгыш ясаган гаиләләр милләтне саклауда диннең, туган телнең, мәдәниятнең роле зур булуын ассызыкласа, Илсөя Мөхәммәтшина һәм аның гаиләсе гаилә учагының җылылыгын, затлылыгын саклауда милли ашларның ролен ачып бирде. «Гаиләдә бөтен авыр эшне ир-ат башкара, диләр. Бу чыннан да шулай. Әмма бер кызык мәгълүматка тап булдым бит әле. Статистика буенча, ире, балалары булган хатын-кыз елына 18 мең пычак, 12 мең тәлинкә юа икән. Ә шкафтан өстәлгә китерелә торган савыт-сабаның гомуми авырлыгы 5 тонна тәшкил итә. Ә менә көн дә ашау әзерләп, гаиләсен тукландыру белән генә чикләнмичә, милли ризыклар пешереп, аларны бөтен республикага таратучы ханымнар никадәр савыт-саба күтәрә һәм юа икән? Мөгаен, санап бетергесездер! Сезне татар хатын-кызларының барлык матур сыйфатларын җыйган, үзе пешерә торган чәкчәкләре сыман татлы телле ханым Илсөя Мөхәммәтшина һәм аның гаиләсе белән таныштырасыбыз килә», – дип таныштырды алып баручы.
Сәхнәгә Илсөя апа, аның тормыш иптәше Әхәт абый, кызы Раушания һәм кияүләре Фәнис Мостафиннар, аларның биш уллары чыкты. Илсөя апа һәм Әхәт абый оныкларына милләтебезнең гореф-гадәтләрен сеңдерәләр.
Алып баручының «Сез ир-атның йөрәгенә юл – ризык аша салына, дигән фикер белән килешәсезме?» – дигән соравына Әхәт абый канәгать елмаеп: «Килешәәәм! Ул чәкчәкне дә, бәлешне дә, башка ризыкларны да бик тәмле итеп пешерә. Бик матур итеп бизәп, зәвык белән тәкъдим итә. Бик тәмле пешерсә дә, «Безнең яшьтә дөрес тукланырга кирәк. Чәкчәкне күп ашарга ярамый», – дип кисәтеп кенә тора дип җавап бирде.

Оныклары Булатның әби-бабасына дингә өндәгәне, милли традицияләрне кечкенәдән сеңдергәне өчен саф татар телендә рәхмәт әйтүе күңелгә сары май булып ятты.  Гаилә имин, тыныч булганда гына бәхетле. Ә мондый бәхет илебез тыныч булганда гына мөмкин.

Кызганыч, гасырлар әйләнешендә сугышлар тынып тормый. Илебез тынычлыгын, тормышыбыз иминлеген илебезнең батыр уллары саклый. Чираттагы сәхнәгә чакырылган Хөсәеновлар гаиләсе ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Гаилә башлыгы Илгиз Калашников исемендәге техник университетта укыта һәм «Ижсталь» заводында эшли. Быел ул март аенда үзе теләп ул махсус хәрби операциягә киткән. «Илгизнең махсус хәрби операция башлану белән китәсе килде. Ул хәрби кафедра тәмамлады. Лейтенант, хәзер өлкән лейтенант инде. Сеңлесенең ире дә киткәч, ул да китәргә булды. «Ватанны без сакламыйча, кем сакласын? Без ир-егетләр сакларга тиеш», – диде. Китәсенә 3 атна калгач кына миңа хәбәр итте. Мин аны сиздем. Ул уйланып йөрде. Авыр булса да, мин аны аңларга тырыштым», – ди Эльвира ире турында. Эльвира күп һөнәрләргә ия, кул остасы, шәрык биюләре ансамбле оештыручы. Һөнәре буенча психолог булуы аңа кешеләргә ярдәм итәргә булыша. Тормыш иптәше СВОга киткәннән бирле, ул «Ижсталь» заводында эшли. Менә инде 7 ай ире Илгиздән бернинди хәбәр юк икән. Барысы да түземсезлек белән аннан кош теле кадәр генә хат яки шалтырату,  иң мөһиме – аның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәләр. Эльвира 17нче мәктәпкә маскировка ятьмәләре үрергә дә йөри. «Гаиләбез белән (әнием, балаларым) апрель аеннан бирле йөрибез. Безнең – махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең хатыннарының – социаль челтәрдә махсус чатыбыз бар. СВОга әйбер туплап җибәрү белән дә шөгыльләнәбез», – ди ул. Кичәгә Эльвира әнисе Фәгыйлә апа, ике улы, кечкенә кызы белән килгән иде. Гаиләсенең танышу тарихы, бүгенгесе турында шигырь укып үткәндә, матур видеоролик караганда тамашачыларның күзләре яшьләнде.

Эльвира: «Бирешергә ярамый, без нык булырга, яудагыларга ярдәм итәргә тырышырга тиешбез. Шул вакытта ир-егетләребез дошманны җиңеп, кайтырлар, кайтырлар, Аллаһ боерса», – диде. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән озатты.

Татарлар элек-электән үк сәүдә белән шөгыльләнгән. Хәзер исә сәүдә эшеннән башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, эшкуар, гармунчы-җырчы Зөлфәт Арслановның төп эше ул. Аның татар халкының тарихына багышланган музее бар. Быел Сарапул татарлары тарихына багышланган китап нәшер итте. Әлеге кичәдә ул оныклары Элина һәм Артур белән чыгыш ясады. Балезино районы Кистем авылыннан килгән Алина һәм Руслан Бияновлар, аларның уллары, кызлары дүртесе дә бертөсле киемнән иде. Бу аларның бер дулкында,теләктәш булуын ассызыклый. Талантлы җырчы Алина кичәне моңлы җырлары белән бизәп, тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Зөлфәт Арсланов: «Балаларым үскәндә аларны татар мәдәниятенә тартырга, алар белән ныклап шөгыльләнергә мөмкинлегем азрак булды. Оныкларым белән шөгыльләнүне аеруча тәм табып башкарам. Залда утырган әби-бабайларга мөрәҗәгать итеп: «Оныкларыгызга милли тәрбия бирүдә балаларыгызга ярдәм итсәгез, алар сезгә бик рәхмәтле булыр. Яшь буынга милли тәрбия бирүдә мондый чараларның булуы да бик зур роль уйный. Алар булып торсыннар, Ходай кушса, милләтебез үсәр, ныгыр!» – диде.

«Сез, гаиләгездә балаларыгызга, оныкларыгызга милли тәрбия биреп кенә калмыйсыз, «Яңарыш»ыбыз күбрәк гаиләләргә барып җитсен дип тә тырышасыз. Мәсәлән, Илсөя апа һәм Әхәт абый – 10, Зөлфәт Арсланов – 30, Фәрит, Зөләйха Вәлитовлар, Эльвира Хәлимова 30 газетаны үз хисабыгызга яздырып, мохтаҗларга, күрше-күләннәрегезгә таратасыз. Сезгә безнең белән булуыгыз өчен зур рәхмәт», – диде газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова. Бу көнне һәр гаиләгә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән истәлекле бүләкләр  тапшырылды.

Әйе, парлы, имин, тыныч тормыш һәр гаиләгә, һәммәбезгә насыйп булсын! Кичәдә катнашкан милли, хезмәт сөючән, тату, матур парлар сыман гаиләләр артып торсын. Балаларыбыз туып, гаиләләребез артып, татар гаиләләрендә туган һәрбер баланың теле туган телендә «әни», «әти» дип ачылсын. Татар моңы, көйләре тынмасын!

Бәйрәмнән фотоларны түбәндәге альбомнан карый аласыз.