<- назад в новости

Сабан туе — дуслык туе

Әйләнә дә килә җәйләр, дигәндәй, җәйләр җитүен хәбәр итеп, республикабызда Сабантуйлар гөрләде. Быел милли бәйрәмебез Удмуртиянең дистәгә якын шәһәр-авылларында узды. Ә Ижауда ул 20 июньдә “Чекерил” спорт комплексында үтте. Биредә алма төшәр урын да булмады, 10 меңгә якын кеше җыелган иде. Көнозын махсус автобуслар йөреп торды. Алдан вәгъдә ителгәнчә, алар халыкны бушлай йөрттеләр.

Татар халкын, бәйрәм кунакларын Ижау шәһәре башлыгы Александр Ушаков тәбрикләп: “Күп еллар дәвамында республикабыз­да төр­­ле милләт вәкилләре дус булып яшибез. Сабантуйда барлык шәһәр халкы ял итә. Бәйрәм — дуслар, танышлар белән очрашып аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Сабантуй котлы булсын!” — диде.
Быел Ижауда Сабантуйны уздыру өчен шәһәр хакимияте җаваплы иде. Төп оештыру эшләре Ленин районы хакимияте, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җилкәсендә булды. Матур гадәт буенча, Татарстанның Саба районы матур концерт тамашасы бүләк итте һәм ат чабышларында җиңүчеләргә, көрәш батырларына бүләкләр әзерләгән иде.
“Биредә барча шәһәр халкы — татар, башкорт, рус, удмурт, күп төрле милләт вәкилләре ял итә, Сабантуйны үз итә. Ижауда бервакытта да милләтләргә аерып карау булмады һәм булмаячак та, барыбыз да туганнар кебек дус-тату яшибез. Әгәр бүген дустымның бәйрәме икән, димәк, ул минем дә бәйрәмем. Дус яшәү өчен, иң элек, үзара хөрмәт булырга тиеш, кайгы-шатлыклар да уртак була. Бүген менә татар туганнар белән бергәләп күңел ачабыз. Сабантуй — ул бит гаилә бәйрәме, бүген олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итә, төрле ярышларда үз көчен сынап карый ала. Табигать кочагы. Челт аяз күк йөзе, кояш кыздыра, үзе бер рәхәт.Сабантуйда миңа иң ошаган ярыш — ат чабышлары. Тузан туздырып, җилдән җитез чабучы җайдакларны, токымлы атларны күзәтү — үзе бер күңелле. Бу ярышлар Ижау Сабан туенда 2010 елдан бирле уздырылмады. Шәһәр халкының күпсанлы үтенечләрен искә алып, ат чабышларын уздыру өчен кулай урын буларак, “Чекерил” спорт комплексы сайланды да инде. Шулай ук көрәшне күзәтергә яратам. Милли гореф-гадәтләр саклануына чын күңелемнән сөенәм мин”, — диде Ижау шәһәре башлыгы Александр Ушаков.
Татарстан Республикасының Саба муниципаль берәмлеге башлыгы Рәис Миңнеханов башкалабызда еш була. Кышларын ипподромда узучы автоузышларда катнаша, җәен зур делегация белән Сабантуйга киләләр. “Ижау белән күптәннән элемтәдә торабыз, бирегә өйгә килгәндәй киләбез. Татар эшмәкәләре белән зур эшләр башкармасак та, аралашабыз. Күрше хакы — Аллаһ хакы, диләр бит. Әгерҗе районын гына алыйк. Алар бит Ижауның бер районы кебек. Биредә рәхәтләнеп яшиләр. Аларны берәү дә чикләми, иркенләп яшиләр. Ике республика арасында элемтәләр начар булса, алай ук рәхәт яши алырлар иде микән? Дәүләтләр арасында чикләр булмаска тиеш. Киләчәктә дә дус, тату яшәргә кирәк. Бүгенге бәйрәмгә килгәндә, бик күңелле”, — диде мөхтәрәм кунагыбыз.
Ат чабышларында Удмуртия­нең һәм Татарстанның төрле поч­макларыннан килгән 20дән артык җайдак катнашырга теләк белдерсәләр дә, ярышларга 12 генә ат чыкты. Ул өч өлештән торды. Чиста токымлы атлар арасында узган чабышта Ижаудан Константин Хохряков җиңү яулады. Җиңүчегә бүләкне Александр Ушаков белән “Деловая Удмуртия” ассоциациясе рәисе Илдар Бикбулатов тапшырдылар. Шәһәр башлыгы исеменнән тапшырылган тәкә абсолют батыр Таһир Хуҗагалиев җилкәсендә мәйдан әйләнде. Ә Удмуртия татарларының милли-мәдни автономиясе исеменнән әзерләнгән тәкәгә 90 килограммлы көрәш­челәр арасында Таһирның икетуган энесе Иван Те лаек булды. Аңа Татарстан һәм Удмуртия спортчылары белән бил алышырга туры килде.
Сабантуйда капчык киеп йө­герү, армспорт буенча көч сынашу матур гадәткә әверелде. 18 метр озынлыктагы баганага да җитез генә менделәр. Станда егетләр генә түгел, хәтта кызлар да капчык белән сугыштылар, җырлап-биеп күңел ачтылар. Саба районы артистлары һәм Ижауның татар ансамбльләре җырчылары, гармунчылары, биючеләре халыкка күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Башкалабызда милли җанлы артистларыбызның күп булулары аеруча сокландырды. Өлкәннәргә алмашка сәләтле яшьләребез Руслан Әхмәтханов, Инсаф Муллахмәтов, Флүр Шәрәфисламов, Илшат Мө­хәм­мәтҗанов, Александр Миң­неәхмәтов, Ильяс белән Алмаз Бәдретдиновларның үсеп килүе зур горурлык.
“Быелгы Сабантуйны оеш­тырганнары өчен Ижау шә­һәре һәм Ленин районы хаки­миятенә чиксез рәхмәте­безне белдерәбез. Туй үпкә­сез булмый, диләр. Милли бәйрәмебезнең шәһәрдән шактый еракта урнашкан “Чекерил” спорт комплексында уздырылуы күпләрдә канәгатьсезлек тә тудыргандыр. Кайберәүләргә көрәш мәйданында утыргычлар булмавы, мәйданчыкларның бер-берсеннән ерак урнашуы, күрсәткечләрнең булмавы ошап бетмәгән. Киләчәктә оештыручылар әлеге кимчелекләр өстендә эшләргә ышандырдылар. Гомумән алганда, бу көнне бәйрәм итү өчен бөтен шарт­лар да тудырылган иде”, — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.
Халык “Чекерил”да бәйрәмнән таралырга өлгермәде, “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда “Кичке Сабантуй” башланды. Аннан соң “Домино” кафесына күчте. Сабантуй таң атканчыга кадәр дәвам итте.

Альбина Шәйхетдинова.