Сабантуйларда туган уйлар…
Шәhәрдә яшәүче татарлар өчен Сабантуй — ял итү бәйрәме генә түгел, ә милли тәрбия бирү, халыкны берләштерү, гомумән, милләтне саклау чарасы да ул. Инде без бер ай дәвамында тирә-юньдә барган сабантуйлар “казанында” кайныйбыз. Чираттагы Сабантуй Сарапул шәhәренең 25нче мәктәп каршында оешкан ял hәм тернәкләндерү лагерына йөрүче балалар өчен уздырылды. Мин алдан ук йөзләп балага милли рухта зур бәйрәм ясаганнары өчен аны оештыручы 25нче мәктәп укытучыларына, “Электрон” мәдәният йорты вәкилләренә hәм Татар иҗтимагый үзәге активистларына рәхмәтемне җиткерәм.
Бәйрәм барышында ике дистә ел чамасы гомеремне шәhәр hәм балалар сабантуйларын оештыруга, татар теле дәресләрен укытмаган елларда да балаларга тәрбия бирү эшләрен татар милли гореф-гадәтләрен күрсәтү белән бергә үреп алып барган укытучы буларак, башыма төрле уй-фикерләр килде, балачак хәтирәләрем дә яңарды.
Үзем, авыл баласы буларак, чын татар сабантуйларында тәрбияләнеп үстем (хәер, шулай икәнен хәзер генә аңлыйм). Үсмер вакытымда булган бер хәл хәтеремдә уелып калган: сабантуйга барырга җыенып беткәч кенә аяк киемем юклыгы ачыкланды. Сәбәбен төгәл генә хәтерләмим: бәлки сатып алырга акчабыз булмагандыр, бәлки әнинең Ижауга киемнәр алырга барырга җае чыкмагандыр, ә авыл кибетендә кирәклесе булмагандыр. Ләкин сабантуйга бармый калу турында уйлау да юк иде. Шулай итеп, әни белән чиратлап, аның туфлиен киеп бәйрәмгә бардык. Ә шәhәребез сабантуенда Сарапулда яшәүче 9 меңнән артык татар hәм башкортлар, башка милләт вәкилләре, читтән килгән кунаклар бер мәйданга җыелса, бәйрәмебез нинди киңлеккә җәелер иде икән? Башка милләт вәкилләре дә яратып өлгергән чарага кайбер татарларның битараф булуының сәбәбе нәрсәдә булыр соң?
Шәhәребездә яшәгән татарлар тарихына күз салсак, халкыбызның сабантуйлы милләт булуына тагын бер кат инанасың. Архивта Сарапулда 1928 елда татарларның сабантуй бәйрәме уздырылган дигән мәгълүмат саклана. 1991 елда төп оештыручы Рифкат Ситдыйков җитәкчелегендә бөек сабантуебыз шәhәребезгә кабат әйләнеп кайта. Бүген без даими уздырылучы сабантуебызның чирек гасырлык тарихы бар дип горурланып әйтә алабыз. Ул елдан-ел сыйфатлырак, оешканрак була бара, дәрәҗәсе дә арта. Гомерле генә булсын яраткан бәйрәмебез. Әлбәттә, авыл
сабантуеннан аермалы яклары да бар аның. Мәсәлән, балалар өчен аерым бәйрәм ясау — шәhәрдә рус мохитендә яшәүче милләт өчен әhәмиятле чара.
Беренче балалар сабантуе 1995 елда 25нче мәктәп директоры Гөлсинә Садыйкова көче белән оештырыла. Ул елларда мәктәпнең укыту-тәрбия планы өч зур чара нигезендә төзелә иде: республика көне, масленица hәм сабантуй. Үземә дә шушы мәктәптә эшләү дәверендә балалар сабантуен әзерләргә hәм алып барырга туры килде. Шул сабантуйларда беренче чыныгу hәм күнекмә алган балалар бүген милләтебезнең горурлыгына әверелделәр. Сүзем инде хәзер спорт мастеры Руслан Нәбиев, спорт мастерлыгына кандидатлар Ринат hәм Тимур Кәримовлар, Ринат Нәбиевлар турында. Быел да Сарапул сабантуенда көрәш hәм кул көрәше буенча, Воткинскида узган Республика сабантуенда кул көрәше буенча аларга тиңнәр булмады. Мин шундый укучыларым булу белән бик горурланам. Берничә дистә талантлы егетләрне (алар арасында татар егетләре күбрәк) вакытында күреп алып, республика hәм Россиякүләм бәйгеләрдә шәhәребез данын яклап, җиңү яуларлык дәрәҗәдә тәрбияли алган тренер Николай Коростинга бик рәхмәтлемен.
Тик җанны тырнап торган сораулар да бар: бу егетләргә милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап калырдай алмаш үсәме, аларның уңышларын кабатлый алучылар булырмы? Җавап кыска: әлегә юк шул. Югыйсә 21нче мәктәпнең татар сыйныфында укыган балалар арасында да өметле “көрәшчеләр” бар иде. Тик тәрбия эшендә төп тотканы тоткан гаиләләрдә бу балаларны сәламәт тормыш алып бару юлына бастыру максаты булмады. Шулай булгач төп ышаныч — милли үзаңы, тынгысыз йөрәге булган hәм милләтен, халкын сөюче татар активистларында. Сүз уңаеннан, бүген мәктәпләрдә татар телен өйрәтүне хәстәрләп йөрүче Роберт Рыбаковка чын күңелемнән уңышлар телим. “Иман” яшьләр оешмасы да уяныр, милли чараларда яшьләр дә актив катнашырлар hәм яңа проектлар тәкъдим итәрләр дип ышанып яшим.
Шушы урында уйларым бүленеп, мәйданда үҗәтләнеп көрәшүче кечкенә малайларга төште. Көрәшергә теләкләре бар барын, тик әлегә бу милли бәйгенең үзенчәлекләрен генә аңлап бетермиләр. Бәлки милли көрәшебезне дәвам итүчеләр алар булырлар? “Шулай булыр да”, — дип сүзгә кушылды минем янымда басып торучы балаларга күчтәнәчләрен күтәреп килгән өлкән яшьтәге активистларыбызның берсе Рифкат Шакиров. Ә соңрак: “Без балаларга, гомумән, кешеләргә, милләтебезнең киләчәктә гөрләп яшәвенә ышанырга hәм бүгенге көндә үзебезнең көчебезне кызганмыйча милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш,”- дип фикерен төгәлләде ул.
Әйе, уйланырлык урын бар. Милләттәшләребез арасында киләчәк язмышыбызга йөз тотып яшәүчеләр әзрәк шул. Тик без кәефне төшермибез, иртәгә туасы көн бүгенгедән уңышлырак булыр дип тырышабыз. Без дигәнем — соңгы вакытта үткәрелгән милли чараларны оештыруда көчен дә, вакытын да, акчасын да кызганмый тырышып йөргән Фаил Исламгалиев, Рифкат Шакиров, сабантуйны әзерләүгә hәм Республика сабантуена баруны оештыруга зур өлеш керткән Саниф Салахов, концертлар, мастер-класслар әзерләгән hәм атрибутларны ясауга зур өлеш керткән “Яшьлек” ансамбле җитәкчесе Зарина Вакилова, hәрчак hәр эштә булышырга әзер торган Гамилә Нәбиева, Светлана Борhанова, Зөлфәт Арсланов, шулай ук “Яшьлек” ансамбле җырчылары, hәр чарада теләп катнашучы яшь кызларыбыз Ләйлә Ситдыйкова, Розалина Мусина hәм башкалар. Аларның күпчелеге бүген дә сабантуйга килгәннәр, балалар белән бергә уйныйлар, бәйгеләрнең серләренә төшендерәләр. Рәхмәт аларга, исән-сау гына булсыннар.
Ә бәйрәмдә катнашкан балалар уеннарны оештыручы төп герой — Шүрәле белән рәхәтләнеп уйнап-көлеп ял иттеләр, халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштылар, татар көйләрен тыңладылар. Аларның шат тавышыннан зал яңгырап торды. Бәйрәм җиңүчеләргә бүләкләр, Мактау кәгазьләре, татлы бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде. Ә урамда, оештыручыларның изге ниятләрен хуплап, күптән көткән яңгыр түгеп яуды.
Мәүлидә Фәйрүзева, Ирина Нәбиева.