Сабантуйга бүләк җыйдык
“Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан икенче ел рәттән шәһәребездә Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырыла. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди безнең халык. Бу юлы да шулай булды. Кемдер сөлге бүләк итте, кемдер кулъяулык, кемдер йомырка бирде.
Каян килеп чыккан соң бу йола? Быел Казан шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү буенча уздырылган семинарда Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова: “Һәр якта бу йоланы төрлечә атап йөртәләр. “Бирнә”, “Байлар өйдәме?”, “Бүләк җыю”, “Яулык җыю”, “Сөлге җыю”, “Әрәпә”, “Сөрән”, “Сөрән сугу” кебек атамалары бар аның. Һәр якның үзенчәлеге булуы гаҗәп түгел. Берәүләрдә ат булган, икенчеләрдә юк. Кемнәрдер бу йоланы сөрәнгә мөнәсәбәтле үткәргән. Кукмара районы Күкшел авылында рекрутка алынасы егетләр аңа 1 ай алдан әзерләнә башлый. Нократ татарларына хас йола ул. Фарсы мәдәнияте тәэсирен дә әйтми мөмкин түгел. Гомумән, бүген бу чарада һәрбер йорт үзенең өлешен кертергә тиеш. Илең тыныч, кояшлы, җылы көннәр җитәрлек булсын, ел туклыклы килсен өчен син үзеңнән өлеш чыгарасың икән, савап аласың. Үзеңнән бирәсең, мәйданга өлеш чыгарасың. Ике Сабантуй арасында корылган гаиләләрдән килен бүләге бирү йоласы да бар. Кайбер якларда кияүләрне хөрмәтләү, күккә чөю йоласы да сакланган. Бездә ике очракта гына бирнә әзерләнә. Берсе — туйга, икенчесе — Сабантуйга. Авыл халкы үзенең йөзен тота, йөз аклыгына, нәсел аклыгына бәйле бу. Шуңа да бирнә бирмичә калган гаиләләр сирәк. Сабантуйга дип аерым бүләк алып кайтучылар күп. Хәзер авылдан чыккан хәлле кешеләр Сабантуйга дип атап спонсорлык ярдәме күрсәтә. Хәтта бәйрәмне үзләре генә оештырып, теләгән вакытта уздыручылар да күбәеп китте. Сабантуйны үткәрү буенча җәмәгатьчелек институты барлыкка килде”, — дип сөйләде.
Ә бүләк җыю атлардан башка ничек булсын? Узган ел бу эштә атлар белән безгә бер эшмәкәр ярдәм итсә, быел исә Пирогово авылында яшәүче Җәүдәт абый Исламгәрәев гаиләсе ярдәм итте. Килене Тәнзилә белән матур итеп ясалган ат арбасында безне каршы алган балаларны йөрттеләр, бүләк җыюны матур бәйрәмгә әверелдерделәр. Зур рәхмәт аларга! Гомер-гомергә атчылык белән шөгыльләнгән татар халкында әлеге традиция югала бара дисәк тә, бар икән әле бу малкайларны асраучы милләттәшләребез. Төрле бәйрәмнәрдә атлары белән катнашып, балалар күңелен күрәләр алар. 1 июнь — Балалар көнендә дә Пирогово авылында балаларны бушлай атларда йөрттеләр. “Тулпар” ширкәтенә килеп, атта йөрергә өйрәнергә, гомумән, атлар белән танышырга була. Әйе, безнең татар гомер-гомергә ат асраган, бөтен авыр хезмәтен шуның белән башкарган, атсыз яши алмаган. Ни кызганыч, хәзер авылларда да ат асраучылар бармак белән генә санарлык.
Асия апа Әхмәтова Җәүдәт абыйның атын Кичкетаң авылында яшәүче апасы Вәсилә апа Вәлиеваның бирнә сөлгеләре белән бизәде, атчы белән гармунчының билләренә сөлге бәйләде. Бүләк җыючыларны милләттәшләребез шатланып каршы алдылар. Бер ханым үзенең әтисенең көрәшче булуы турында сөйләде. Көрәшчеләргә атап, бүләк итеп, тастымал бирде. Казан шәһәреннән кунакка килгән ханым: “Шәһәрдә бүләк җыйганны беренче тапкыр күрәм, искиткеч”, — дип сокланып бүләкләрен бирде. Быел исә, Казан шәһәрендә дә Сабантуйга бүләк җыю оештырылды. Икенче ел игътибар итәм: Калининградская урамындагы яшь балалы рус гаиләсе бүләкләр чыгара. Ә Зөһрә апа Камалиева исә барыбызны да үзе пешергән беленнәре белән сыйлады. Аңа рәхмәт әйтеп, Рөстәм Егоров матур җырын бүләк итте. Шунысы куанычлы: гармунчыларыбыз күп булды: Фоат Кәримов, Альфред Алиуллин, Феликс Мансуров, Илгизәр Шакиров, Мөхәммәтнур Мөхәммәтгалиев халкыбызның матур көйләрен, җырларын уйнап, өлкәннәрнең матур хатирәләрен яңарттылар. Алдагы елда, Алла Боерса, әлеге йоланы тагы да киңрәк җәелдереп, яшьләрне, балаларны тартып, зур күләмдә үткәрәсебез килә. Газетабызның даими укучысы Рима апа Гайнуллина үзенең зур бүләкләрен редакциягә китереп китте.Барлык бүләк бирүчеләргә, “Бәхет”, “Яшьлек”, “Шатлык” халык ансамбльләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Милләттәшләребезнең күбесе шәһәр Сабан туен көтеп алулары, ел саен барулары турында сөйләделәр. Ә кайберләре аның “Чекерил” спорт комплексында үткәрелгәненә канәгатьсезлек белдерделәр. “Беренчедән безгә барып йөрергә ерак, икенчедән асфальт өстендә үткәрелә, уңайлы түгел”, — диләр алар. Бу мәсьәлә барыбызны да борчый. Бәлки, алга таба милли бәйрәмебез Сабантуйны нәкъ элеккечә үткәрергә аерым урын булыр дип ышанып каласы килә. Бирсен, Ходай!
Рәфилә Рәсүлева.