<- назад в новости

Радик Латыйпов: «Уңышның сере — көне-төне эшләүдә»

Милләттәшләребез арасында эшмәкәрләр күп. Ә алар үзләренең милли рухларын югалтмасалар, халкыбызның мәдәниятен, туган телне матди байлыктан өстен куя белсәләр, мондый шәхесләр турында без горурланып сөйлибез. Ижау шәһәрендә гомер итүче Радик Латыйпов — шундыйларның берсе.
Танышуыбызның беренче минутларыннан ук әңгәмәдәшем үзенең гадилеге, эчкерсезлеге белән җәлеп итте. Радик абый Башкортстанда туган, әле ул кечкенә чагында әти-әнисе Сарапул районының Уральский поселогына күченеп килә. Биредә мәктәпне тәмамлагач, Казанның авиация институтында автомобиль төзелеше конструкторы һөнәрен үзләштерә ул. Аннан соң 5 ел Ульяновск автозаводында конструктор булып эшли. Тик гаиләдә өлкән бала буларак, картлык көннәрендә әти-әнисенә якынрак булу теләге белән Ижауга яшәргә кайта. Илебездә үзгәреш җилләре башлангач, ул да күпләр кебек үз эшен ача. “Уңышның сере көне-төне эшләүдә”, — ди Радик абый. Шулайдыр, югыйсә егерме елдан артык, инде хәзер гаилә бизнесена әйләнгән үз эшен җитәкләп бара алыр идеме?! Илебездәге кризислар да эшмәкәргә киртә була алмаган. “Авыр вакытлар күп булды. Тик иң беренче чиратта коллективны сак­лап калырга омтылдым, эшчеләрне рәнҗетмәскә тырыштым”, — ди әңгәмәдәшем.
Гомумән, Радик Сәләх улы шәһәрдә генә түгел, республика күләмендә дә хәйрия эшләрендә актив катнаша. Эш бүлмәсен бизәгән күп санлы Рәхмәт хатлары да шуны исбатлый. Мәктәпләр, балалар бакчасы, инвалидлар — кем генә ярдәм сорап килмәсен, кире бормый эшмәкәр. “Әгәр дә кеше минем ярдәмгә мохтаҗ икән, аңа ничек “Юк”, — дип әйтәсең? Кемдер авыру, икенчесенең башка проблемалары була. Күбесен чын күңелемнән кызганам. Тормышта төрле хәлләр була, иртәгә сине ни көтәсен үзең дә белмисең. Бәлки ул ярдәм синең үзеңә кирәк булыр? Шул турыда онытмаска кирәк”, — ди Радик абый.
Шәһәребездәге милли тормышта да актив иганәчеләрнең берсе ул. “Элек-электән үк Сабантуйларда көрәшчеләргә бүләк бирелгән. Бу үзенә күрә бер йола бит. Хәзерге вакытта милли оешмалар гына Сабантуй чыгымнарын күтәреп чыга алмый. Руслар әйткәндәй: “С миру по нитке”. Каядыр без булышырбыз, башкалар да читтә калмас. Шул чакта бәйрәмнәр дә ямьлерәк узар. Ә милли чараларыбыз күңелле уза икән, аларга яшьләр дә, балалар да теләп йөрерләр”, — ди эшмәкәр. Үзе үскән Уральский поселогында яңа ачылган мәчет төзелешенә, бүгенге көндә аның хуҗалык-көнкүреш чыгымнарын тәэмин итеп торуга да Радик абый үзенең лаеклы өлешен кертә. Авыл халкының атна саен җомга намазларына йөрүенә, гает көннәренең Аллаһ йортында узуына чиксез шатлана ул.
Радик абый хәләл җефете Нурия апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаиләләрендә милли тәрбия һәрвакыт беренче урында булган. “Балаларны кечкенәдән татар теленә өйрәтеп үстердек. Хәзер үзебез әби-бабай булгач, оныкларда туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез”, — ди ул.

Эльвира Хуҗина.