Иске Кулаткыда — Бөтенроссия авыл Сабан туе
4 июнь көнне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуе булып узды. Удмуртия республикасыннан — Ижау, Воткинск, Можга шәһәрләреннән, Балезино районыннан 13 кешелек делегация дә Сабантуйда кунак булып кайтты. Сәяхәтебезне юл уңаеннан Болгар җирләреннән башлап җибәрдек. Күбебезнең әле тәүге тапкыр Болгар җиренә басуы иде. Автобусыбыз Ак мәчет янына килеп туктаса да, без сәяхәтебезне хәрәбәләр шәһәрчегеннән башларга булдык.
Тарихыбызга сәяхәт
Беренче булып XIV гасырда төзелгән хокук бозучыларга гадел карар чыгару урыны булган — Кара пулатка тукталдык. Икенче хәрәбәгә юл тотканда тарихчылар экспедициясенең казыну һәм эзләнү эшләренә тап булып, аларны күзәтеп тору бәхетенә дә ирештек. Юлыбыз Зур манарага һәм Җәмигъ мәчете урынына алып килде. Җәмигъ мәчете идәненә (түбәсе юк) баскач, кояш нурларында ялтырап торучы ак мәрмәр ташлар күзне камаштырып, сихри дөньяга алып кергән кебек итә. Аның янында Успения чиркәве тора. Бераз читтә, Төньяк мавзолейда кабер ташлары урын алган. Ерак түгел Көнчыгыш мавзолее күренеп тора. Борынгы хәрәбәләргә якын гына бүгенге төзелеш чималлары белән Хан сарае торгызылган. Заман төзелеше булса да, матурлыгы һәм зурлыгы буенча сарай күпләрне үзенә җәлеп итеп тора. Рәт-рәт булып урнашкан сәүдә нокталарына керми узып китә алмадык. Көмештән коелган беләзек-алкалар, милли бизәкле күн читек-башмаклар, төрле магнитлар, керәч савытлар күзләрне кызыктырып, үткәннәргә алып кайта кебек. Вакытыбыз санаулы булса да, без бу сәүдә рәтләреннән бик озак аерыла алмадык, истәлекле бүләкләр сатып алдык. Хан мунчасын узгач, юлыбыз 16 метр биеклектәге Кече манарага алып килде. Манара “изге” болгарлылар, ислам диненә иң беренчеләрдән булып өндәп йөрүчеләр җирләнгән җирдә төзелгән. Легендалар буенча, манарага спираль формасындагы 45 баскычны атлап менеп теләк теләсәң, чынга ашачак дигән сүзләр дә йөри бу җирлектә. Яннарында гына “Хан төрбәсе” урын алган. Мавзолейдагы кабер ташлары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Инде менә каршыбызда Ак мәчет. Ишек алдын матур чәчәкләр, фонтан бизи. Көнчыгыш стилендәге аркалар, бизәкләрне күреп, гарәп телендә сөйләшкән сәяхәтчеләрне ишетеп, үземне гарәп илендә итеп хис иттем. Безгә Җомга намазын да ишетергә насыйп булды. Изге җирдә яңгыраган азаннан күңел тулды, күздән яшьләр тәгәрәде…
Иске Кулаткыда — Кичке Сабантуй
Без якты, тыныч көннәр теләп, рухи яктан баеп, Ульяновск өлкәсенә юл тоттык. Бөек Ленин туган якларны, Ульяновск шәһәрен автобус тәрәзәсе аша гына күзәтергә туры килде. Сабантуй булачак Иске Кулаткы авылына әле 200 чакрым барасыбыз бар. Ульяновскины узгач, безнең яклардан аермалы булган ак туфраклы якларга килеп кердек. Сөрелгән җирләр дә бу якларда көл кебек аксыл булып ята, тау башларында известь белән язылган сүзләр күренә. Кояш батканда Иске Кулаткы авылында безне көтеп арып беткән кураторыбыз — Руслан каршы алды. Аның сөйләве буенча, биредә 13 меңнән артык кеше теркәлгән. Шуларның сигез меңләбе генә даими яши, ә калганнары Мәскәүгә, Ульяновскига эшкә йөри. Авылда биш мәчет бар. Берсе дә буш тормый икән.
Мишәр егете безне шунда ук бүлмәләргә урнаштырды, Сабантуйның истәлекле бүләкләрен тапшырды. Ашап алганнан соң, Кичке Сабантуйга алып китте. Бәйрәмнең кунаклары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәб Фәрхетдинова үз иҗатлары белән сөендерделәр.
“Гөлчәчәк”тә кунакта
Икенче көнне иртә белән безне мәктәпкәчә балалар өчен Регионара балалар Сабантуе көтә иде. “Гөлчәчәк” балалар бакчасында чит төбәкләрдән килгән кунакларны каршы алырга зур әзерлек эшләре башкарганнар. Бакча мөдире кунакларга бакчадагы төркемнәрне, җанлы почмакны, бакчачылык почмакларын күрсәтте. Бакчада төрле яшелчәләр, җимеш агачлары үстерәләр. Каз, үрдәк, бүдәнә, йорт куяны асрыйлар икән. Биредә тәрбияләнүче балаларга ана телен, гореф-гадәтләрне түгәрәкләрдә өйрәтәләр. Балалар тарафыннан һәм тәрбиячеләр көче белән эшләнгән Сабантуй бәйрәме бик күңелле узды. Сабыйлар тырышып җырладылар, биеделәр, милли уеннарда катнаштылар. Уеннарда җиңүләренә чын күңелдән шатландылар да, көенделәр дә, хәтта елап та алдылар. Сабантуй бәйрәме белән котларга мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. Ульяновск өлкәсенең губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганеев һәм башкалар балаларны, бакча хезмәткәрләрен, килгән кунакларны милли бәйрәм белән котладылар. Без дә үзебез белән алып барган чәкчәкне һәм истәлекле бүләкләребезне тапшырдык.
Бүләккә — өч машина
Балалар Сабантуеннан соң безне Бөтенроссия авыл Сабантуе Үзәк мәйданы көтә иде. Башка төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән беррәттән без дә, Удмуртия татарларын күрсәтеп, төркемнәребез белән мәйданга атладык. Сабантуй Казан Дәүләт бию ансамбле тарафыннан куелган зур тамаша — Болгар ханлыгы заманын яктырту белән ачылып китте. Зур кунаклар чыгышыннан соң, без Сабантуйның милли чараларын карарга ашыктык. Үзәк сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаган арада, Сабантуй кунаклары районнардан әзерләнеп килгән татар авыллары һәм башка милләтләрнең мәйданчыклары белән таныштылар. Аеруча Татарстанның Норлат районы зур әзерлек белән килгән иде. Автор-башкаручы Фирдүс Тямаев бер туктамый халыкка үз җырларын бүләк итте. Биеклектә урнашкан чабыш урынында арба тартып чапкан атларны да ерактан күзәтеп булды. Ат чабышында җиңүче өлкә губернаторының “УАЗ” машинасына лаек булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көрәш батырына “LADA Granta” машинасы, ә районның татар милли-мәдәни автономиясенә “Ford Transit” микроавтобусы бүләк итте. Көрәш, милли уеннар, рәт булып тезелеп киткән сәүдә нокталары, милли киемнәрдән киенгән татарларны күреп күңел сөенде, рухи байлык тупланды. Кулаткыда гомер итүче милләттәшләребез төрле төбәкләрдән килгән кунакларны кабул иттеләр, үзләренең милли-мәдәни яшәешләре белән таныштырдылар. Иске Кулаткы районында җирле үзидарә башлыкларының барысы да татар милләтеннән. Район халкының 98%ын татарлар тәшкил итә. Бөтенроссия авыл Сабан туена баруны оештырган, милләттәшләребез белән күрешүгә, милли хәзинәләрне барларга мөмкинчелекләр тудырганнары өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенә һәм Удмуртия республикасының Милли сәясәт министрлыгына, автобус шофёры Рөстәм Башаровка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
2017 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында узачак. 10 меңнән артык халык яши торган әлеге авыл Европада иң зур авыл булып санала.
Ализә Хурамшина, Ижау шәһәре.