Ижауда Үзәк мәчет ачылды
Ниһаять, көтелгән көн килеп җитте. Удмуртия мөселманнары зур куаныч, шатлык хисләре кичерә бу көннәрдә. 2016 елның 10 август көне Удмуртия мөселманнары тормышында зур вакыйга булып тарихка кереп калачак, чөнки бу көнне Ижау шәһәрендә Үзәк мәчет ачылды.
Мөселманнар бу көнне 13 ел көтте. Мәчет урынында 2003 елның 11 августында беренче өмә үткәрелеп, намаз укылды һәм Удмуртия мөфтие Габдулла хәзрәт беренче казыкны да үзе каккан иде.
Иман йортын төзүне “Альтон” оешмасы рәисе, Удмуртия мөфтие урынбасары Нәгыйм Каюмов һәм Удмуртия ТИҮ Президенты Фнүн Мирзаянов җитәкләде. (Кызганычка каршы, Фнүн Гавас улы арабызда юк. Урыны җәннәттә булсын!) Мәчет төзелешен әйдәп баручы Нәгыйм Каюмов: “Мәчет өчен төрле архитекторлар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Алар арасыннан иң уңае дип Казаннан Айрат Шәвәлиев проекты табылды. Аны да бераз үзгәртергә туры килде. Финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, төзелеш ике ел туктап торды. Ниһаять, төрле оешмаларның, гади халыкның, Татарстан һәм Удмуртия хөкүмәтләренең ярдәме белән төзелеш тәмамланды. Тиешле документлар әзерләнде. Үзәк мәчет төзелешенә барлыгы 110 миллион сум акча сарыф ителде”, — диде.
Ижауның нәкъ үзәгендә урнашкан Аллаһ йорты тирә-якка ямь биреп тора. Мәчет ишек алдында яңа асфальт түшәлгән. Янында гына сквер булдыру күздә тотыла. Мәчет бинасы 4 катлы булып, манараларның биеклеге 45 метрга җитә. Иман йорты 1500 кешегә исәпләнгән.
Ир-атлар өчен намаз уку залы — 1000 кешене, хатын-кызлар өчен зал 500 кешене сыйдыра. Мәчеттә шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен уку заллары, тәһарәтханә, ашханә дә урнашкан.
Мәчет ачу тантанасына күрше республикалардан да кунаклар: Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килгән иде. Әлеге зур тантанада Республика Башлыгы Александр Соловьев, УР Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев, Ижау шәһәр башлыгы Юрий Тюрин, республикадагы төрле конфессия вәкилләре катнаштылар.
Республикабыз Башлыгы Александр Соловьев: “Республикабыздагы һәм шәһәребездәге мөселманнар бу көнне бик озак көттеләр. Һәм бу көн килеп җитте. Төзелеш барышында туган мәсьәләләрне бергәләп чишәргә туры килде. Әлеге мәчетне төзеп чыгуга күпме көч һәм хезмәт куелган? Төзүдә башлап йөрүчеләргә, төзүчеләргә, үзләреннән зур өлеш кертүче һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Шушы мәчет төзү мисалында мин ышанып әйтә алам: ышаныч һәм үҗәтлелек белән эшләгәндә максатка һәм уңышка ирешеп була. Биредә мин июньнең соңгы атнасында булган идем. Шундый кыска вакыт эчендә күпме эш башкарылганын күрәм. Мәчет бүгенге көндә мөселманнарны кабул итәргә әзер. Республикабызда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләренә шатланам”, — диде.
Мәчет ачу тантанасында дин кардәшләребез, Удмуртия авыл-шәһәрләреннән һәм Әгерҗе районыннан хәзрәтләр, һәр эштә актив катнашучы милләттәшләребез, милли оешмалар җитәкчеләре катнаштылар. Чыгыш ясаучылар да, бүләкләр дә күп булды. Тантанадан соң һәркем зур бәйрәм табынында пылау, кавын-карбыз белән сыйланды. Боларның барысы турында да киләсе санда укырсыз.
Гөлнара Вәлиева.