Заман шуны таләп итә
7 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Спартак” халык иҗаты йорты, “Яңарыш” газетасы редакциясе тарафыннан оештырылган “Татар базары” заманча татар мәдәнияте фестивале үтте. Фестивальдә Сарапул, Воткинск, Ижау, Чайковский, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Балезино районы Паюра авылыннан, Сарапул районы Уральский, Дулесово авылларыннан, Завьялово, Әгерҗе районнарыннан милләттәшләребез катнашты.
Өченче ел үткәрелә торган мөнәҗәтләр әйтү бәйрәменең форматын агымдагы елда балаларны, яшьләрне тарту өчен үзгәртергә булдык. Бу фикер Казан шәһәрендә “Печән базары”нда булып кайткач туды. Исемен, әлбәттә, “Татар базары” дип атадык.
“Спартак” халык иҗаты йорты корт аергандай гөж килеп торды ул көнне. Фойеда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы кызлары калфак тегәргә өйрәтте, бию залында “Афәрин” бию ансамбле җитәкчесе Светлана Юртова “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле малайлары-кызларына, 17 нче санлы мәктәптән килгән балаларга (укытучылары Алсу Шәяхмәтова) татар биюләре серләрен төшендерде.
Сылу Тютеева чигү буенча остаханә уздырды. Җыелган халык Балезино районы Кистем авылы музее экспонатлары белән танышты, тарихи тамырлары белән нократ татарларына барып тоташучы, бүгенге көндә Удмуртия җирендә гомер кичерүче Чүпче татарлары белән фотосурәтләргә төште.
Ижау шәһәре сатучылары милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләре, милли ризыклар, Яр Чаллы шәһәреннән “Рәхмәт” кибете татар язучыларының китапларын, калфак-түбәтәйләр тәкъдим итте. Балалар Муса Җәлил исемендәге китапханә күргәзмәсе белән танышып, алар өчен оештырылган остаханәләрдә катнаштылар.
2019 елга “Яңарыш” газетасына язылган тамашачыларыбыз лотерея уенында истәлекле бүләкләр оттылар. Бу көнне 20 кеше газетага язылды.
“Асылъяр” җыр һәм бию, “Рәйхан” ансамбльләре, Казан шәһәреннән Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, “Манзара” музыкаль премиясе иясе, якташыбыз Динар Шәймәрданов чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Тамашачылар бәйрәмнән соң зур рәхмәтләр белдерделәр. Социаль челтәрләрдә бик күп яшьләрнең уңай фикерләре пәйда булды. Мәсәлән, Айгөл Гыймазиева: “Удмуртиядә мондый форматтагы чара беренче тапкыр уздырылды. Бик кызыклы һәм күңелле булды. Биредә “Асылъяр” җыр һәм бию ансамблен, җырчы Динар Шәймәрдановны күрүемә бик шатландым. Оештыручыларга зур рәхмәтләремне җиткерәм! Алдагы эшләрегездә зур уңышлар телим”, — дип язган инстаграм социаль челтәрендә.
Ләкин менә өлкәннәр колагына бер сүз җиткерәсем килә. Кайберәүләргә әдәплелек, итагатьлелек җитми. Бу концертларда, кичәләрдә һәрвакыт күзәтелә. Ул көнне дә кайбер өлкәннәр билгеләнгән сәгатьтән алда килеп (афишада 13.00 сәгатьтә дип язылса да): “Ник башламыйсыз?” — дип, канәгатьсезлек белдерә башладылар. 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр фойеда, бию залында ансамбльләр, балалар өчен остаханәләр, фотосессия, сатучылар эшләде. 14.00 сәгатьтә залда мөнәҗәтләр әйтү башланды. Сәхнәдә өлкән яшьтәге кешеләр мөнәҗәт әйтә, ә аларның чордашлары сәхнә алдыннан каты басып чыгып китә. Бу — бер дә килешә торган эш түгел. Чыгып китәсе килә икән, сәхнәдә чыгыш тәмамлангач, халык кул чапканда чыгарга була. Залның ике ягында да арткы ишекләр ачык бит, әкрен генә аннан да чыгарга мөмкин. Өлкәннәр онытмагыз: яшьләр, балалар сездән үрнәк алалар. Фойеда милли бизәкле, кулдан эшләнгән алка-йөзекләр, муенсалар сатучы яшьләргә: “Чүп-чар сатасыз”, — дип, йөзләренә бәреп әйтүчеләр дә булды. Сөенергә кирәк: алар бит милли мирасыбызны саклауга зур көч куялар. Бәйрәмгә килгән яшьләр дә бик кызыксынып кайнашты алар янында. Бер-беребезне хөрмәт итеп, әдәп-әхлак сыйфатларын онытмасак иде.
Фестивальне оештыруга зур ярдәм күрсәткән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчелегенә, Төньяк районнар мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Касимовка, сатучыларга, республиканың төрле төбәкләреннән җыелган мөнәҗәт әйтүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм һәрбер милләттәшебез милләт язмышы өчен борчылып, бай рухи мирасыбызны яшь буынга тапшыруга үз өлешен кертсен иде дигән теләктә калабыз.
Рәфилә Рәсүлева.