<- назад в новости

Бәйрәмнәр берләштерә

11 гыйнварда Ижау шәһәрен­дә Удмуртия республикасында яшәүче төрле милләт вәкилләре искечә Яңа елны каршыладылар. Аларны УР милли сәясәт министры урынбасары Павел Орлов, Халыклар дус­лыгы йорты директоры Тать­яна Боталова сәламләде алар. Алар Удмуртия Республикасында 39 милли оешма эшләве, ел саен гореф-гадәтләрне, телне сак­лау буенча 100дән артык социаль проектлар тормышка ашырылуын билгеләп үттеләр.

Бәйрәмдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы, Татар иҗтимагый үзәге, “Иман” яшьләр берлеге, Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы вәкилләре дә катнаштылар. Оештыручылар кунаклар өчен интерактив, мавыктыргыч программа әзерләгәннәр иде, әлеге чара бик җылы мөнәсәбәттә үтте.
Бәйрәмне Әзербайҗан “Достлуг” иҗ­тимагый оешмасы “Тюльпан” кафесында оештырды. Оешма рәисе Зуль­фигар Мирзаев: “Республикада мил­ләтләрнең дус яшәве — барыбыз өчен зур шатлык! Без төрле милләт вәкилләре белән Яңа елны каршылавыбызга бик шат. Мин сезне бәйрәм белән котлап, һәрвакыт дус-тату яшәвебезне теләп калам”, — диде. Әлеге оешма оештырган чараларда беренче генә булуым түгел. Аларның татар милләтенә булган аеруча җылы мөнәсәбәте хөрмәткә лаек! Амин, бергә дус-тату яшәргә насыйп булсын!