Бәйрәмнәрнең бәйрәме
Республикабызда узган төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә, иҗади бәйгеләрдә катнаша алырлык талантлы балалар, мәктәп укучылары, яшьләр булуы сөенечле күренеш. Шундыйларның берсе — яшь буынны сәхнә тормышына тартып, үз республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә узган бәйге-чараларда да үзен күрсәтүче, мактаулы урыннар яулый алырлык талантлар үстерүче «Асылъяр» ансамбле. 21 апрельдә Удмурт дәүләт филармониясендә “Асылъяр” татар музыка җыр һәм бию үрнәк ансамбленең “Дуслык белән көчле без” исемле концерты узды.
Әлеге ансамбльнең концерты һәрвакыт үзенчәлекле, сокланырлык була. Бишек җырлары, мөнәҗәтләр, Нәүрүз бәйрәме, Сабантуйга бүләк җыю… Быелгы концертның үзенчәлеге — татар халкының төрле төркемнәренең мәдәнияте белән таныштыру. Ногайбәкләр, кырым, керәшен татарлары, башкорт халкы — һәммәсенә дә урын бирелгән иде концертта. Иң куандырганы — талантлы балаларыбыз күп һәм җитди әзерлекләре күренеп тора. Тавышлары матур, яңгыравык, сәхнә кануннарын белеп, бөтен күңелләрен биреп җырлыйлар, үзләрен сәхнәдә иркен тоталар, костюмнары һәр җырга, биюгә туры килә. Бер арада җыр яңгырый, биючеләр өздерә, күп тә үтми музыка уен коралларында уйнаучылар чыга. Менә бит нинди талантлы балаларыбыз үсә дип күңел сөенеп куя. Тамашачыга да залда бәйрәм! Сәхнәдә — милләтебезнең киләчәге бит!
Концерт бер тында узып китте. Кырыктан артык баланы бер зур асылташка әйләндерүче җитәкчеләре, укытучылары Лариса Гайнетдиновага, Альбина Вәлиевага, Сергей Тепинга, Раушан Шәяхмәтовка, әти-әниләренә, әби-бабайларына, иганәчеләргә һәм дә инде кечкенә артистларга — УРның Мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” редакциясе зур рәхмәт белдерделәр. Милләтебезгә армый-талмый хезмәт итүләрен, иҗатларында зур уңышлар теләделәр.
Рәфилә Рәсүлева.