<- назад в новости

«Асылъяр» — безнең горурлыгыбыз

Дөньяга сибелеп яшәүче татар халкы күп еллар буе үз эченә бикләнеп яшәде. 90нчы еллардан башлап халкыбыз уянды, үзен күрсәтә башлады. Татар оешмалары барлыкка килде, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылды. Ул елларда Ижау шәһәрендә генә дә 11 мәктәптә татар сыйныфлары эшләде. Бүгенге көндә арабызда чын татар җанлы гаиләләр булса да, ни кызганыч, татар сыйныфларының саны кимегәннән-кими. Әле ярый балалар бакчаларында татар төркемнәре эшли. Биредә татар тәрбиячеләре үзләренең барлык тырышлыкларын куеп шөгыльләнәләр. Милли чараларда үзләре тәрбияләгән балалар белән бергә милли киемнәрдә сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Бу бик тә күңелләрне күтәрә торган күренеш. Рәхмәт аларга!

Милли җанлы кешеләр өчен шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты бар. Биредә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кичәләр үткәрү, түгәрәкләр ачу мөмкинлеге тудырылган. Татар фольклор ансамбле “Асылъяр” да Халыклар дуслыгы йортында эшли. Әлеге ансамбль 20 февральдә филармония бинасында чыгыш ясады. Алар халкыбызның иҗаты, борынгы йолалары белән таныштыралар. Бу юлы Нәүрүз һәм Сабантуйга бүләкләр җыю йолаларын күрсәттеләр. Тамашада 3-5 яшьлек балаларның да җырлап-биеп торулары, бәйрәмне көрәш белән тәмамлап, җиңүче җилкәсенә (уенчык булса да) сарыкны салулары чын Сабантуйны хәтерләтте.
Кичәнең икенче өлеше җырлы-биюле уеннар белән фойеда дәвам итте. Балалар белән бергә тамашачылар да уеннарда катнаш­тылар. Бина эчендәге тамашаны ишетеп, урамнан узып баручылар да керде хәтта. Ике бүлектән торган тамашаны 3 яшьтән алып 18 яшькәчә 40ка якын бала күрсәтте. “Асылъяр” ансамбленең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова алар белән бергә сәхнәдә булды. Ул — үзе дә ике бала әнисе. Башка балаларны үз итеп, барысын да исемнәре белән дәшкәне өчен аңа: ”Афәрин!” — диясе килә. Җитәкченең дә, балаларның да өсләренә кигән киемнәре борынгыча итеп тегелгән. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел.
Ижау шәһәрендә яшәп тә, “Асылъяр” балалар фольклоры ансамблен белмәүчеләрне, Татарстанның танылган җыр­чысы Асылъярны күрергә өметләнеп, алдан ук билетлар алып килгән тамашачыларны очратырга туры килде. Араларында: “Әй, бала-чага концерты икәнен белгән булсам, килмәгән булыр идем”, — дигән сүзне дә ишеттем. Мондый тамашачыларга каршы: “Үзләренең балаларын, милли җанлы итәр өчен, “Асылъяр” балалар ансамбленә бирүче әти-әниләргә рәхмәт әйтергә кирәк. Алар балаларын шөгыльләндерергә атнасына 3-4 мәртәбә Халыклар дуслыгы йортына алып барырга вакыт табалар. Киемнәр әзерләүдә зур өлеш кертәләр. “Асылъяр” ансамбле республика күләм, регионара узган фестивальләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар ала”, — диясе килә.
Ансамбльнең хореографы Аль­бина Минемөхәммәтова, му­зыка коралларында уйнар­га өй­рәтүче Сергей Тепин, җи­тәк­челәре Лариса Гайнетдиноваларга рәхмәт әйтеп, иҗади эш­ләрендә уңышлар гына телисе кала.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.